Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Балтачта исерек шофер машинасы белән тротуардан йөргән

Судта шофер үзенең кич белән коньяк эчүен әйтә, аннан машинасына утырып чыгып китүен җиткерә, шулай ук гаепле булуын да инкарь итми

Алкоголь кулланган килеш транспорт чарасы белән идарә итү мәңге кисешмәс ике параллель булырга тиеш булсалар да, әледән-әле андыйлар турында ишетеп һәм газетабыз битләрендә яктыртып торабыз. Бу юлы суд залының гаеплеләр эскәмиясенә бистәдә яшәүче, 73нче яше белән баручы өлкән кеше утыра.

 

18 апрель көнне кичке 7 тулып 58 минутта юл-патруль хезмәте инспекторлары тротуардан барган «Тойота Королла» автомобилен күреп, туктаталар. Инспектор шоферның документларын тикшергән вакытта аннан алкоголь исе килүен сизеп ала, шоферның сөйләшүе дә ачык булмый, шуннан соң шофер патруль машинасына утырырга чакырыла. Шоферга барлык хокуклары аңлатылып, махсус приборга өрергә кушыла, ләкин ул баш тарта, медицина тикшерүе уздыруга да каршы килә.

 

Судта шофер үзенең 18 апрель көнне кич белән коньяк эчүен әйтә, аннан машинасына утырып чыгып китүен җиткерә, шулай ук гаепле булуын да инкарь итми.

 

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да сигез айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев