Эчтеңме, җәяү йөр!
Шофер үз гаебен танып, сыра эчүен, аннан авыл клубына баруын җиткерә. Кире юлда инде аны ЮХИДИ инспекторы туктата
20 август көнне ЮХИДИ инспекторы К. авылында “ВАЗ 210740” маркалы автомобилне туктата. Документларын тикшергән вакытта ук инспектор шофердан алкоголь исе килүен сизеп, аңа барлык хокукларын аңлатып, үз машиналарына күчеп утырырга һәм алкотекторга өрергә кирәклеген әйтә.
Шофер үз гаебен танып, сыра эчүен, аннан авыл клубына баруын җиткерә. Кире юлда инде аны ЮХИДИ инспекторы туктата.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Әлеге шофер гаиләле, аның ике кечкенә баласы бар. Шушы адымы аркасында ул гаилә казнасыннан 45 мең сум штраф түләргә мәҗбүр. Ни өчен шоферлар алкоголь белән автомобильнең мәңге кисешмәс ике параллель булуын аңларга теләмиләр икән. Эчтеңме, җәяү йөр!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев