Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Исерек килеш беркемгә дә машина белән идарә итәргә ярамый

Шофер егетнең алкоголь кулланганы ачыклана

2026 елның 28 февраль көнендә кичке якта Балтач бистәсендә торучы, Эшмуротов К. Я. үзенең «Део Нексия» машинасы белән исерек килеш идарә иткәндә тоткарлана. Документларны тикшергәндә машина йөртүчедән хәмер исе килә һәм автоинспекторлар аңа махсус приборга өрергә тәкъдим итәләр.

Нәтиҗәдә шофер егетнең алкоголь кулланганы ачыклана. Ул үзе дә моны кире какмый. Тиешле рәсми кәгазьләр тутырылгач, ул машина белән идарә итүдән читләштерелә.

Якын көннәрдә бу эшне район җәмәгатьчелек суды карады. Эшмуротов судта бу эше өчен нык үкенгәнлеген әйтте. Суд карары буенча ул 1 ел да 6 айга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде һәм 45 мең сум штраф түләргә тиешлеге җиткерелде. Суд карары көченә керде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек шофер