Исерек шофер өенә кайтып җитә алмаган
Машина белән идарә итүче 1981 елгы шофер алкоголь кулланган булуын инкарь итми
29 август көнне төнге сәгать 12 тулганда ЮХИДИ инспекторлары Балтач бистәсенең Саләхов урамында “GEELY COOLRAY” автомобилен туктаталар.
Әлеге машина белән идарә итүче 1981 елгы шофер алкоголь кулланган булуын инкарь итми. Чыннан да шул кичтә алар дуслары белән җыелып, күңелле генә утыралар, аннан ул өенә кайтып китә. Әлбәттә, автомобиленә утырып. Ләкин юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре очрыйлар. Бу шоферның алкоголь кулланган булуын алкотектор раслый — 0,65 мг/л күрсәткечен бирә.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да җиде айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев