Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Исерек шоферларга каршы көрәш

Хөрмәтле райондашлар, шуны исегездән чыгармагыз, туганыгыз, якыныгыз, тормыш иптәшегез алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итәргә уйлый икән, моңа юл куймагыз

Норма авылының Каюм Насыйри урамында 4 май көнне төнге 1 тулып 20 минутта ЮХИДИ инспекторы тарафыннан “Хонда Цивик” автомобиле туктатыла. Инспектор шофердан документларын сораганда, аннан алкоголь исе килүен сизеп ала.

 

Шоферга ДПС машинасына күчеп утырып, алкотектор белән тикшерергә тәкъдим ителә, ләкин ул аңа ризалыгын бирми, хастаханәгә барудан да баш тарта, үзенең исерек булуын да, машина белән идарә итүен дә танымый һәм беркетмә белән дә килешми. Ләкин инде суд утырышы вакытында ул үз гаебен тануын җиткерә.

 

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да сигез айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.    

 

24 яшьлек әлеге егеткә бу суд карары акыл кертерме, әллә инде ул киләчәктә дә алкоголь кулланып машина белән идарә итүне дәвам итәрме? Монысын инде вакыт күрсәтер.

 

Хөрмәтле райондашлар, шуны исегездән чыгармагыз, туганыгыз, якыныгыз, тормыш иптәшегез алкоголь кулланган килеш машина белән идарә итәргә уйлый икән, моңа юл куймагыз. Онытмагыз, юлда ул бер гаепсез кешеләргә дә зыян китерергә мөмкин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев