Машина руле артында – исерек хатын-кыз
Шофер судта үз гаебен тануын әйтә, чыннан да ул көнне кич белән Яңгулга кунакка баруын, анда өч рюмка аракы эчүен җиткерә
Алкоголь кулланып, руль артына исерек килеш утырган шоферларга карата район ЮХИДИ бүлеге белән берлектә без һәрдаим эш алып барабыз. Гадәттә, исерек шоферлар гел ир-атлар була, ә бүген танышасы эштә төп “герой” - ул хатын-кыз.
14 август көнне кичке тугызынчы яртыда ЮХИДИ хезмәткәрләре Яңгул авылында “Киа Оптима” автомобилен туктаталар. Машина белән 1996 елгы хатын-кыз идарә иткән була. Шофер белән аралашкан вакытта инспектор аннан алкоголь исе килүен сизеп, шоферга барлык хокукларын аңлатып, үз машиналарына күчеп утыруын сорый. Алкотектор белән тикшерү инспекторның шикләнүе дөрес булуын раслап, 0,326 мг/л күрсәткечен чыгара.
Шофер судта үз гаебен тануын әйтә, чыннан да ул көнне кич белән Яңгулга кунакка баруын, анда өч рюмка аракы эчүен җиткерә. Алкоголь кулланган булса да, ул машинасына утырып, якындагы кибеткә барып килергә була, ләкин юлында ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев