Хезмәт

Балтач районы

16+
Суд залыннан

Машинада исерек яшьләр җилдергән

Шофер үз теләге белән медицина тикшеренүе дә уза, анысы да алкотектор күрсәткече белән тәңгәл килә

Алкоголь кулланган шоферларның эшен карауның чираттагы утырышында күрше Арча районы егете гаеплеләр скәмиясенә утырды. Ул алкоголь кулланган килеш районыбыз территориясендә «Лада Гранта» автомобиле белән идарә иткән.

 

4 июнь көнне участок вәкиле «Лада Гранта» машинасын туктатып, шофердан документларын сорый һәм шул вакытта яшь егетнең алкоголь кулланган булуын сизеп ала. Шоферга аның барлык хокуклары аңлатылганнан соң, патруль машинасына күчеп утырып, алкотекторга өрергә кушыла, тикшерү аппараты  исә шоферның спиртлы эчемлек куллануын раслап, 1,512 мг/л күрсәтә.

Шофер үз теләге белән медицина тикшеренүе дә уза, анысы да алкотектор күрсәткече белән тәңгәл килә. Суд барышында шофер гаебен таный, виски эчкән килеш руль артына утыруын әйтә.

 

Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев