Райондашыбызны 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгарылды
Юлларда исерек шоферларны киметү максатыннан инде штраф күләме дә арттырылды
7 гыйнвар көнне Чепья авылының Ленин урамы 4 йорты янында ЮХИДИ инспекторы «ЛУИДОР» автомобилен туктата. Инспектор шоферның исерек булуын күреп, аңа медицина тикшерүе үтәргә тәкъдим итә, ләкин соңгысы ризалашмый. Инспектор тарафыннан барлык тиешле документлар тутырылганнан соң, эш судка китә.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.26 маддәсе 1 өлеше нигезендә, шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Юлларда исерек шоферларны киметү максатыннан инде штраф күләме дә арттырылды, тик 45 мең сум штраф түләү дә, алкоголь кулланганнан соң шофер статусыннан җәяүлегә әйләнү дә куркытмый райондашларны. Бер гаепсез кеше гомерләре генә өзелә күрмәсен иде алар гаебе белән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев