Руль артында – исерек
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Куныр авылында 28 февраль кичендә исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүче тоткарлана.
Балтач суды шушы көннәрдә исерек хәлдә руль артында тотылган тагын бер автомобиль йөртүченең эшен карады. Хокук бозучылар эскәмиясенә бу юлы 53 яшьлек ир кешегә утырырга туры килде.
ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан Куныр авылында 28 февраль кичендә исерткеч эчемлекләр кулланган хәлдә машина йөртүче тоткарлана. Шофер үзенең аракы эчүен инкарь итми, гаебемне таныйм, кибеткә генә барып килмәкче идем, дип аңлата үзенең алкоголь кулланган килеш машина руле артына утыруын.
Балтач җәмәгать судының өлкән җәмәгать судьясы Фәрит Шәрифуллин Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексының 12.8 маддәсе 1 өлеше нигезендә шоферны гаепле дип таба һәм бер ел да алты айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәргә, 45 мең сум штрафка тартырга дигән карар чыгара.
Исегезгә төшереп үтәбез, 2025 елның 1 гыйнвареннан исерек шоферлар өчен штраф күләме 30 мең сумнан 45 мең сумга кадәр артты. Ләкин, кызганычка каршы, бу гына да исерек шоферларны туктатмый. Алар хәтта, кемнеңдер гомерен өзәрмен, гаиләмә күпме кайгы-хәсрәт китерермен дип тә уйламыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев