Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

14ноябрь – Бөтендөнья шикәр диабетына каршы көрәш көне иде

Кандагы югары шикәр күләме организмдагы иң кирәкле органнарның кан тамырларын зарарлый

Шикәр диабетын белгечләр 21нче  гасыр эпидемиясе дип атый.Татарстанда, соңгы мәгълүматларга караганда ,бу авырту белан 120меңнән артык кеше исәпләнә. Россияда барлыгы 3миллионнан  артык кеше шикар диабеты белән авырый. Балтач районына килгәндә, шикар диабеты белан авыручылар 800гә  якын, бу район халкының 2-3проценты дигән сүз (1нче тип диабет ягъни инсулин алучылар 60ка якын,шунын 3се –балалар). Бу диагноз куелып,  исәптә торучылар, статистика прогнозлары буенча әле диагноз куелмаган, үзләренең авыру икәнлекләрен белмәүчеләр 7-8 процент  та булырга мөмкин.

Шикәр диабеты белән авыручылар саны елдан-ел арта бара. Шул ук вакытта авыруларның гомер озынлыгы да  арта баруы күзәтелә. Табиб кушканнарны үтәп, тиешле даруларны вакытында кулланырга гына кирәк.

Шикәр диабеты организмдагы матдәләр алмашы бозылуга   бәйле. Глюкоза – кешегә энергия бирә торган матдәләрнең берсе. Ашказаны асты бизләрендә бетта күзәнәкләр инсулин дигән гормон  эшләп чыгара. Инсулин күзәнәкләр өчен ачкыч кебек. Әлеге гормонның  житмәве канда шикәр күләме артуга китерә. Аны ясалма инсулин белән алыштырырга туры килә. Бу үзләренә инсулин уколы ясаучы  1 нче тип диабет авырулар. 2 нче тип диабет авырулары  инсулин кулланмый, канда шикәр күләмен төшерүче препаратлар (таблеткалар) куллана, әмма аларга да авыртулары башланып,  5-20елдан көнга 1-2тапкыр булса да инсулин кадау кирәк булырга мөмкин.  Авырту күптәннән билгеле булса да, аның килеп чыгу сәбәпләрен галимнәр әлегә төгәл генә ачыклый алмый.

Шунысы билгеле: авыру нәселдән -нәселгә күчәргә мөмкин, ашау белән дә бәйле. Тәмле, баллы ашыйсы килә, ләкин нәселдәнлек, артык гәүдә авырлыгы, ягъни симерү, дөрес тукланмау, сәламәт яшәү равеше алып бармау, көндәлек мәшәкатьләр, стресс үзенекен итә, нәтиҗәдә, диабет башланырга мөмкин. Кызганыч,  95 %  кешедэ очрый торган шикәр диабетының икенче тибы билгеләрсез генә  башлана. Кеше аны озак вакыт сизмәскә мөмкин. Югыйсә, беренче, икенче стадиясендә ачыклаганда, авыруны дәваларга да була, шуңа да кандагы шикәр күләмен ешрак тикшертеп торырга кирәк.

18 яшьтан узган гражданнарга 3 елга 1тапкыр үткәрелүче диспансеризация вакытында кандагы шикәр (глюкоза) күләмен тикшерү каралган.Шулай ук эшләүче кешеләр үтәргә тиешле профилактик медицина тикшерүе (медосмотр) вакытында да канда глюкоза тикшерелә.

Диабет диагнозын ишетүгә, күпләр ач торырга тиешмен, ашарга ярамый дип кабул итә. Бу һич тә алай түгел. Шикар диабеты белан авыручы 2-3сәгать саен аз-азлап диета буенча,баллы ашауларны чиклап, ашап торырга тиеш. Организм тели икән, ашарга кирак, бары чама хисен генә онытмаска һәм кичкә каршы йокларга 2-3сәгать кала ашамаска кирәк.

Диабетлы кешеләр бәрәңгедән курка. Бу ризыктан да баш тартырга кирәкми. Көненә  бер-ике бәрәңге рөхсәт ителә. Аны бары кыздырырга гына ярамый. Бәрәңге боткасы да киңәш ителми. Иң яхшысы – духовкада кабыгы белән (калий бар,  йөрәккә да файдалы) яки парда пешкан  бәрәңге. Майлы ризыклар бавырга да зыянлы. Ашаган һәр нәрсәнең бавыр аша үткәнен онытмаска кирәк. Шуңа  бавырны да саклау бик мөһим.

Шикәр диабетлы кешеләр өчен канда глюкозаның 3,3 - 5,5 ммоль күрсәткече яхшы таныш. Бу сәламәт кеше өчен норма булып санала. Ләкин бөтен кешенең дә кандагы шикәр күрсәткечен бу санга житкерүне максат итеп куярга,  70-80 яшьлек өлкән кешеләрне, күрсәткеч алтыдан артса, бик начар дип куркытырга кирәкми. Алар өчен курсәткеч литрына 8-9 ммоль булса да «гәеп» түгел. Аннан соң, канны ничек үлчәү дә мөһим. Ашамаган килеш бармактан алынган кандагы шикәр нормасы литрына 5,5 ммоль норма булып саналса, кан тамырыннан, венадан алынган анализ нәтиҗәсе литрына 6 ммольдән артмаска тиеш. Ашап 2сәгать үткәннан соң, кандагы шикәр күрсәткече литрына 8 ммольга житәргә мөмкин. Әгәр кеше узен яхшы хис итә икән, бу алай ук куркыныч түгел.

Диабетның өзлегүләре (осложнение) бик куркыныч. Кандагы югары шикәр күләме организмдагы иң кирәкле органнарның кан тамырларын зарарлый. Әгәр диабетлы кеше режим белән тукланмаса, табиб кушкан даруларны вакытында эчмәсә, физик күнегүләр ясамаса, кандагы шикәр күрсәткечен тикшереп тормаса, бу авырту баш миен (инсульт), йөрәк (инфаркт), бөер (эштән туктый), күзләрне (сукыраю), аякларны(гангрена) зарарларга мөмкин.

Кайбер вакытта организмга, киресенчә, шикәр җитмәскә мөмкин. Кандагы шикәр күләме кинәт кимү гипогликемияга  китерә. Бу вакытта кешенең йөрәк тибеше ешая, ул агара, калтырана башлый,тир бәреп чыга, тынычсызлана, башы әйләнә, канда кисәк төшкән шикәр күләмен күтәрү өчен организм ашау сорый башлый. Гипогликемия артык күп физик эш башкару, вакытында ашамау, диабетка каршы куллана торган даруларны чамадан тыш артык куллану, спорт белән күп шөгыльләнү аркасында да килеп чыгарга мөмкин.Тиз генә кесәдә гел йөртә торган баллы йомшак конфет чәйнап йотарга яки 2-3кисәк шикар белән баллы чәй эчәрга кирак. Диабет белан авыручылар өчен төнлә шикәр төшү куркыныч. Йоклаган килеш шикәре төшеп бетеп,  кеше аңсызланып комада ятарга мөмкин. Шуңа күрә 17-18.00 сәгатьлардә кичке аш ашагач, йокларга ятарга 2сәгать кала, аз гына ашарга кирак (1стакан кефир белән 1 яки ярты  кисәк көрпәле ипи). Сәламәтлек барлык кеше өчен да сатып алып булмый торган хәзинә икәнен истән чыгармыйча, һәр кешенең дә сау- сәламат тормыш алып баруы бик мөһим.

Чулпан Мөхаммәтгалиева, табиб-эндокринолог

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шикәр чире