268 граммлы малай туган
Былтыр августта Токио дәваханәләренең берсендә дөньяда иң кечкенә малай туган.
Аның авырлыгы бары тик 268 грамм булган. Күптән түгел аны әти-әнисе дәваханәдән өйләренә алып кайткан. Ярты ел эчендә малай 3 килограммга җитә язган.
Бүген ул сөт эчә белә. Әнисенең карынында аномалия булу сәбәпле, бала үсә алмаган. Шуңа аны 24 атналык чагында ярып алганнар. Хәзер ул менә дигән бала. Ә дөньяга килгәндә, ул учка гына сыйган булган, дип яза Кызыл таң.
Японнар могҗиза тудыра белә инде!
Фото: kiziltan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев