Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

29 сентябрь – Бөтендөнья йөрәк көне

29 сентябрьдә бөтен дөньяда йөрәк көне билгеләп үтелә. Ул йөрәк-кан тамырлары авыруларына игътибар юнәлтү, аларны булдырмый калу максатыннан уйлап табылган. Кешенең иң мөһим органы турында без ниләр беләбез соң?

1.Олы кешенең йөрәге якынча минутына 72 мәртәбә тибә. Бу көненә – 100 мең, елга – 36,5 миллион, гомер буена 2,5 миллиард тапкыр дигән сүз.

2.Ир-атларның йөрәге хатын-кызларныкына караганда зуррак һәм авыррак.

3.Йөрәгегезнең зурлыгын беләсегез килсә, кулыгызны йодрыкка төйнәгез. Йөрәгегез якынча шундый зурлыкта.

4.Йөрәк мускуллары зыян күрсә, яңадан тернәкләнә алмый.

5.Кеше төчкергәндә йөрәге туктап тора.

6.Йөрәк авыруларыннан үлгән кешеләр саны сугышларда һәлак булганнардан күбрәк.

7.Баланың йөрәге ана карынында 4 атналык вакытта тибә башлый.

8.Кешенең йөрәге күкрәкнең сул ягында түгел, үзәккә якынрак урнашкан.

9.Көлү йөрәк өчен бик файдалы.

10.Кешенең аң-белем дәрәҗәсе югарырак булган саен, аның йөрәк авырулары белән чирләү мөмкинлеге дә кими.



Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев