Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

3 яшьлек бала прививкадан соң реанимациягә эләгә

Уфада 3 яшьлек малай АКДС һәм полиомиелит прививкасыннан соң реанимациягә эләгә. “Вся Уфа” телеканалы хәбәр итүенчә, табиб прививка ясату алдыннан Арслан Гомәровны барлык күрсәткечләр буенча да сәламәт дип таба.

Ләкин прививка ясаткан көннең төнендә Арсланның хәле кинәт кенә начарая. “Карасам, тәне зәңгәрләнә башлаган, улым һушын югалта башлады. Әнием аңа беренче ярдәм күрсәтте, энем ашыгыч ярдәм чакыртты”, - дип сөйли 3 яшьлек Арсланың әнисе Ирина Кармалинская. Ашыгыч ярдәм бригадасы тиз килә, сабыйны 22 санлы шәһәр дәваханәсе реанимациясенә илтәләр. “Тарасов фамилияле реаниматологка улымны интоксикациядән чыгаруына рәхмәтләремне җиткерәм”, - ди Ирина. Әле 3 яшьлек Арслан аппетит белән ашый һәм рәхәтләнеп уйный. Ул дәвалануны 22 санлы хастаханәнең көндезге стационарында дәвам итәчәк. Сабый гомеренә куркыныч янамый. Аның туганнары да прививка белән бәйле хәл Арсланның сәламәтлегенә йогынты ясамас дип өметләнә дип яза Өмет.

Тулырак: matbugat.ru

erid: 2VtzqwTSgT9

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка

erid: 2VtzqwTSgT9