Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Баланың тешен дәвалау “түләүле” бушкамы?!

Хөрмәтле редакция! Балаларның тешләрен дәвалау закон буенча ничек икән? Бушкамы, түләүлеме? Беренче тапкыр сызлап баргач, бушка кабул иттеләр дә, калган дәвалауны түләп башкардылар.

Барган саен 400-500 сум. Ә бит балаларны бары тик балалар теш табибы гына карый, ул да булса Нормада гына. Мин җавапны үзәк хастаханәдән дә алган булыр идем, бәлки башка әти-әниләр дә кызыксынадыр дигән уй белән сорауны сезгә юллыйм. Ихтирам белән Гөлсинә.

Укучыбыз соравына җавапны район үзәк хастаханәсенең баш табибы Газинур Дәүлиев бирде: "Әлеге сорауга килгәндә табиб исеме, кабинет номеры, кабул итү көне, пациентның исем-фамилиясе күрсәтелмәгәнгә ачык итеп, тулы җавап бирү мөмкин түгел. Беренче тапкыр күренгәндә ашыгыч медицина ярдәме рамкаларында бушка ярдәм күрсәтелгән булып, калган көннәрендә ашыгыч ярдәм кирәк булмыйча, пациентның үз теләге буенча, түләүле кабинетта медицина ярдәме күрсәтелгән булырга мөмкин.

Татарстан Республикасының бушлай медицина ярдәме күрсәтү дәүләт программасы нигезендә (Программа государственных гарантий оказания бесплатной медицинской помощи ) балаларга да, зурларга да стоматология буенча медицина ярдәме Кариле табиблык амбулаториясенең стоматология бүлегендә, шулай ук Чепья участок хастаханәсенең һәм Кунырдагы стоматология кабинетларында түләүсез рәвештә күрсәтелә. Ашыгыч стоматология ярдәме (неотложная помощь) алдан язылмыйча, көнендә үк кабинет табибы билгеләгән чират буенча күрсәтелә. Әлеге тәртип эш көннәре өчен һәм шимбә көнне иртәнге сәгать 8.00дән, көндезге 12.00 сәгатькә кадәр каралган, ял көннәрендә ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Ашыгыч ярдәм кирәк булмаганда табибка гос.услуги порталы аша электрон рәвештә яки хастаханәдәге инфоматлар аша язылырга була. Шулай ук гражданнар үз теләге буенча түләүле стоматология медицина ярдәме күрсәтүче кабинетта да күренә ала".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250