Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтач районында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру дәвам итә

Бүгенге көндә проектта 141 өлкән яшьтәге кеше катнашкан.

«Өлкән буын кешеләре, пенсионерлар турында кайгырту — өстенлекле бурычларның берсе. Өлкән буынга кагылышлы проблемаларның тулы комплексын: шул исәптән, сәламәтлек саклау, өйдә ярдәм системасын үстерүне хәл итәргә кирәк», — дип билгеләп үтте РФ Президенты Владимир Путин.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру максатыннан «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге үзәк район хастаханәсе белән берлектә 65 яшьтән өлкәнрәкләргә медицина тикшерүе уздыру буенча эшне дәвам итәләр.

Район үзәк хастаханәсендә, Чепья, Кариле, Яңгул амбулаторияләрендә график буенча көн саен авыл торак пунктларында яшәүче өлкән яшьтәге гражданнар медицина тикшерүе уза.

Бүгенге көндә проектта 141 өлкән яшьтәге кеше катнашкан. Ведомствоара эш дәвам итә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: демография