Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Балтачта ОРВИ белән авыручылар саны артканнан-арта...

Соңгы атнада районда тын юлларының кискен вирус инфекциясе (ОРВИ) белән авыручылар саны арткан.

Баш табиб урынбасары Рәшит Шәфигуллин әйтүенчә, көн саен ОРВИ белән авыручы берничә кеше табибка мөрәҗәгать итә икән һәм аларның күпчелеген балалар тәшкил итә, ди. Әлегә безнең районда грипп очрагы теркәлмәгән.
Әмма интернет чыганакларан алынган мәгълүматлар буенча, Россия территориясендә гриппның эпидемик күтәрелеше теркәлгән. Татарстанда исә хәлләр яхшырак: әлегә республикада авыру эпидемия дәрәҗәсендә түгел. Шулай да, гыйнварның өченче атнасыннан авыручылар саны бермә-бер арткан. Хәтта кайбер районнарында мәктәпләр дә ябылган.
Табиблар иң беренче чиратта хастаханәгә барырга, вируска каршы препаратлар, витаминнар, фитопрепаратлар кабул итәргә киңәш итә. Туклану рационына С витаминына бай ризыкларны кертү, саф һавада йөрү, тиешенчә йоклау, физик күнегүләр ясау да яхшы профилактика чарасы булып санала. Грипп һәм тын юлларының кискен вирус инфекциясе таралышы чорында кеше күп җыелган урыннарга барудан тыелып тору да авыру йоктырудан саклап калырга мөмкин.
Фото: http://bukaeva.ucoz.ru/index/profilaktika_prostudnykh_zabolevanij/0-61

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250