Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

БАЛТАЧТА УЗГАН ТӘҮЛЕКТӘ 1️⃣0️⃣❗️ КОВИД-19 ОЧРАГЫ ТЕРКӘЛГӘН!!! ???

Барлыгы 1 857 902 татарстанлы коронавирустан вакцина кадаткан ??

Республикада коронавирус таралуны кисәтү буенча җәһәт штабы узган тәүлектә Татарстанда 273 яңа COVID-19 очрагы теркәлүен, шуларның 4се – читтән кертелүен, ә калган 269ы аралашу нәтиҗәсендә йоктырылуын хәбәр итә. 69 кеше хастаханәләргә урнаштырылган, 204 кеше өйләрендә дәвалана…?

Бүгенгә иң күп авыру йоктыручылар булып урта яшьләрдәге ватандашларыбыз исәпләнә.

Юк-юк дисәк тә, 24 муниципаль берәмлектә яңа таҗлы вирус йоктыру очраклары теркәлгән. Иң күбе, әлбәттә, башкалабыз Казанда, анда 177 очрак, Яшел Үзәндә – 29, Яр Чаллы шәһәре, Арча һәм Балтач районнарында унар һ.б.?

17 ноябрьгә Татарстанда барлыгы 34 728 COVID-19 очрагы теркәлгән, бу вакыт эчендә 27 406 кеше, шул исәптән 183е узган тәүлектә терелгән ??

Барлыгы 1 857 902 кешегә вакцина ясалган (тәүлек эчендә үсеш – 22 021), шулардан 1 287 954 кеше икенче дозаны да кадатырга өлгергән ????

Вакциналауга алдан язылырга кирәк, моны башкаруның 5 ысулы белән таныштырып үтәбез??:

1. РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы аша.
2. Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша.
3. Бердәм 122 номерына шалтыратып.
4. КФҮкә мөрәҗәгать итеп.
5. Поликлинаканың элемтә телефоннары буенча язылырга мөмкин.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, сәламәт булыгыз! ??????

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация коронавирус ковид-19