Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бананның тән температурасын төшерү үзлеге барлыгын белә идегезме?

Чирләп, бер калтырап, бер пешеп тилмереп ятканда, аппетит шәп булмауга карамастан, бер банан ашап куйсак, кызышудан котылырбыз, хәл керер, күңел аз булса да күтәрелеп китәр.

Табиблар тәмәке тартуын ташларга ниятләгәннәргә дә банан ашарга куша икән.

Витаминнарга, калийга, магнийга бай булуы сәбәпле, ул кан составын чистартып, аннан никотин калдыкларын куып чыгара, шул рәвешчә, организмга сигаретсыз яшәүгә тизрәк күнегергә булышлык итә.

Галимнәр банан составындагы табигый матдәләрнең кешенең аң-акыл сәләтенә уңай тәэсир итүен, хәтерен яхшыртуын, мәгълүматларны әйбәт истә калдырырга булышуын ачыклаган.

Балагыз имтиханнарга әзерләнәме, үзегезгә катлаулы акыл хезмәте башкарырга туры киләме, арыдыгыз-талчыктыгызмы, кәефегез кителдеме – рәхәтләнеп банан ашагыз, файдасы тими калмас.

Саба таңнары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев