Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Бил авырту белән бөер авыртуны ничек аерырыга?

Бөердә авырту исә, киресенчә, туңгач, пиелонефрит, ташлар булган чакта килеп чыга.

Умырткалыкта авырту — өлкәннәрдә еш очрый торган проблема. Ләкин аны еш кына бөер авырту белән бутыйлар. Бу ике авыруны аеру ысулын терапевт Светлана Бурнацкая сөйләгән. «Мир» телеканалы хәбәр итте.

«Аркада авырту күпчелек очракта дәвамлы физик йөкләмәдән соң, яки бер үк халәттә озак торырга мәҗбүр булганнан соң барлыкка килә. Аркада авырту вакытында билгеле бер ноктаны табып була — шуңа баскач, кискен авырту тоела», — ди табиб.

Аның сүзләренчә, арка авырту ревматизм, радикулит, онкология авырулары, травмалар һәм мускуллар тартылу аркасында булырга мөмкин.

Бөердә авырту исә, киресенчә, туңгач, пиелонефрит, ташлар булган чакта килеп чыга.

«Бу авыртуны билгеле бер симптомнарга карап аңларга була. Бөер сызлап тора торган яки кисәк, ләкин гәүдә торышына карамастан, авырту китереп чыгара. Еш кына бөер авырту бер якта гына була. Ләкин инфекция парлы органның ике өлешендә дә булса, авыру бөтен аркага таралырга һәм аскы өлешкә авырту бирергә мөмкин», — ди табиб.

Бөер авыртканда еш кына тән температурасы күтәрелә, кешенең хәле китә, бәвел төсе үзгәрә.

Табиб искәрткәнчә, беркайчан да үзеңә диагноз куярга ярамый. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бил