"Covid-19 беркемне дә аямаячак»: Татарстан РКХ баш табибы инфекциядән ничек котылырга киңәш бирде
Коронавирус үзгәреп тора һәм куркынычракка әверелә, күбрәк яшь кешеләр хастаханәләргә эләгә, ә авыр очраклар саны өзлексез үсә. Covid-19дан вакциналарның ничек эшләүләре турында РКХ баш табибы Рафаэль Шәвәлиев журналистларга сөйләде.
Вирус куркынчрак була бара
Татарстанның Республика клиник хастаханәсенең баш табибы Covid-19 – уникаль инфекция, мондый вирус белән әле дөнья очрашмаган, дип саный.
«Бу-кан тамырлары инфекциясе, ул үпкәләрне зарарламый, ә кан тамырларына, аларның эпителияләренә зыян сала. Шуның аркасында барлык өзлегүләр килеп чыга», – дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев.
Хәзер татарстан табиблары вирусның ничек үзгәрүен, әгәр элек ул организмга үпкәләр аша - иң җиңел ысул белән үтеп керсә, хәзер ул эчәклек аша да үтеп керергә мөмкин, анда ул кан тамырларында урнаша һәм бик озаклык белән чыгарыла.
«Хәтта ковдарты синдромы да бик авыр уза, безнең хастаханәдә кайчандыр Covid күчергән пациентлар айлар дәвамында дәваланучылар бар. Һәм без коронавирусның ярты-ел, ике-өч елдан соң ничек чагылыш табачагын белмибез әле. Әгәр кан тамырлары – безнең торбалар күгәрек ябыла икән, бу күгәрек бик авыр юыла, кан тамырлары эпителиясенә шунда ук холестерин төерләре утырырга мөмкин», – дип ассызыклады табиб.
Коронавирус белән катырак авырый башладылар
"Без күтәрелештә торабыз", – диде табиб, Россия буенча коронавирус белән авыручылар санының статистикасын күрсәтеп.
РКХ башлыгы сүзләренә караганда, февральдән май аена кадәр вакцинация үткәрү өчен иң уңайлы вакыт булган, бу чорда вакциналаштырылган кешеләр авыру көчәйгәнче өлгергән.
"Безнең хастаханәдә ковидлы пациентлар өчен койкалар арттырылды, чөнки без бөтен республикадан авыр пациентларны кабул итәбез һәм бездә авыр пациентлар категориясе артты", – дип билгеләп үтте Рафаэль Шәвәлиев.
Covid-19 яшәрә
Коронавирус Татарстан буенча тарала башлаганда, нигездә, өлкәннәр каты формада авырый иде, хәзер вәзгыять үзгәрде, урта яшьтәге татарстанлыларда катлаулы очраклар күзәтелә.
"Реанимациядәге авыруларның яртысы - минем яшьтәшләрем. Яшьләр дә авырый һәм алар бик нык авырый – көн саен кемнеңдер хәле начарлана», – дип сөйләде медучреждение башлыгы.
Мондый катлаулы пациентлар буенча карар консилиум тарафыннан кабул ителә.
Россия мәгълүматларына караганда, коронавируслы һәр унынчы пациентның ниндидер өстәмә авыруы бар, ул аның фаразын катлауландыра – аларның һәр җиденчесе һәлак була (14%). Ә һәр 22-25нче пациентның тагын да күбрәк чирләре бар – 25% очракта үлем очракларына китерә.
Табиб алдагы көнне хастаханәдә булган хәлне сөйләде, РКХдә бөтен бер гаилә һәм әбиләре ята иде. 27 яшьлек кызлары шушы көннәрдә Казанның башка хастаханәсендә коронавирус нәтиҗәсеннән үлә, шуннан соң ир-атның хәле начарлана. Ул табиблардан бу кайгылы хәбәрне күрше палатада яткан әбигә хәбәр итмәүләрен сорады.
Нәрсә ул цитокиннар штормы?
Коронавирус вакытында иң куркыныч өзлегүләрнең булып цитокиннар штормы тора. Ул иммунитеты начар яки киресенчә көчле иммунитетлы кешеләрдә башлана.
"Цитокиннар штормы" - вирус эпителийлар аша йокканда башланырга мөмкин. Түбән иммунитетлылар, организмның иммунитетны эшләп өлгермәве сәбәпле вирусларның әгъзаны зарарларлык бик күп дозада үрчүе сәбәпле җәфаланалар», - дип аңлатты табиб.
Ә көчле иммунитетлы кешеләр патологик сигнал ала, иммунитет өчен җавап бирүче күзәнәкләр – макрофаглар күзәнәкләр арасында киңлекне тутыра һәм кислородның канга керүен тоткарлый. Нәкъ менә шуңа күрә буылу (һава җитмәү) барлыкка килә.
"Альвеолалар бу күзәнәкләр – макрофаглар белән тулысынча тыгыла, менә шушы цитокиннар штормы була да дип», – дип өстәде Шәвәлиев.
Бу халәтне биологик актив препаратлар җиңеләйтә, алар организмны артык иммун реакциядән саклый.
Моннан тыш, табиблар тагын бер үзенчәлекне – коагуляцион (кан куеру) штормны күзәтәләр. Шул ук күзәнәкләр кан тамырына үтеп керә һәм тромбозлар китереп чыгара, урта яшьтәге кешеләрдә мондый катлаулылык еш күзәтелә.
Балалар каты авырый башладылар
Cоvid-19 балаларга да зыян сала башлады, табиблар балигъ булмаганнарга инфекция белән көрәшү авыр булуын күзәтә.
«Балалар да хәзер коронавирус белән авырый. Элек алар авырмый дип әйтсәк, хәзер без балаларның шактый авыр формада авыруын күрәбез», — дип ассызыклады табиб.
Covid-19 белән зарарланган балигъ булмаган балалар БРКХдә дәвалана.
РКХнең баш табибы Россиядә якын арада балаларга вакцина ясарга рөхсәт итәрләр дип өметләнә, хәзер сынаулар бара инде.
Һиндстан Covid-19 штаммы нәрсә белән куркыныч?
Татарстанда Һиндстанның Covid-19 штаммы белән дә пациентларны да дәвалыйлар.
«Һиндстан штаммы бездә бар, еш кына без моның белән очрашабыз. Һиндстан штаммы ул ниндидер явыз, агрессив, дулкынлы, көчле агышы белән аерылып тора", - дип билгеләде табиб.
Мондый пациентлар өчен Татарстанда яңа дару препаратларын куллана башладылар, аларны зур дозаларда кулланалар.
Бу штамм шактый күп өзлегүләр бирә һәм кешенең хәле начараю шактый тиз бара. Шуңа күрә интернеттан яки «халык дәваланучылары»ннан киңәшләрне тыңламыйча, шунда ук дәвалана башларга кирәк.
Ә менә тагын да куркынычрак булган дельта-коронавирус версиясе, ул әлегә татарстанлыларга кагылмаган. Әмма аннан сагаеррга кирәк, чөнки бу да мутация бит. Табиб сүзләренә караганда, авыру бик тиз көчәя бара һәм агрессив симптомнар тудыра, мондый пациентларга медицина ярдәмен дә кичекмәстән күрсәтергә кирәк.
РКХга Covid-19 белән эләккән барлык йөклеләр дә диярлек Сабантуйда булганнар
Пандемия башыннан бирле Татарстанда меңгә якын авырлы хатын-кызны covid-19дан дәвалаганнар.
"Соңгы ике атнада безгә эләккән йөклеләрнең 80%ы Сабантуйда булганнар", — дип билгеләп үтте спикер.
Шул ук вакытта табиб билгеләп үткәнчә, соңгы ике атнада Татарстанда Covid-19ны хатын-кызлар күбрәк йоктырган. Хатын-кыз һәм яралгы өчен мондый хәл бик куркыныч, чөнки инфекция плацентага тәэсир итә, бу вакытыннан алда бала табуга һәм яралгының туклануы начарлануга китерергә мөмкин.
РКХ баш табибы йөкле хатын-кызларның барлык туганнарына прививка ясатырга, ә авырлы хатын-кызларга иҗтимагый чараларга йөрмәскә киңәш итте. Чөнки йөкле хатын-кызларда коронавирус бик авыр уза, дип искәртте ул.
Табиб билгеләп үткәнчә, вакциналау репродуктив функциягә тәэсир итә, дип әйтеп булмый, чөнки коронавирус белән авыручы хатын-кызларда да сәламәт балалар туа, аларны плацента саклый.
Бала имезүче әниләр буенча клиник тикшеренүләр әлегә үткәрелмәгән, аларга прививка ясарга ярамый. Алар өчен иң мөһиме-коронавирустан үзеңне һәм үз балаңны саклау. Шул ук вакытта барлык туганнарын иммун яклау да ярдәм итәчәк.
"Коронавирус беркайчан да китмәячәк»
Табиб фикеренчә, пандемия дулкынлы агышта булачак.
"Ковид беркайчан да, беркая да китмәячәк. Ул инде килде, аның белән яшәргә күнегергә кирәк. Иртәме – соңмы барыбыз да вакцина ясатачакбыз», - дип белдерде Шәвәлиев.
ТР халкының кайберләре иртәрәк прививка ясау зарурлыгын аңлар һәм үзләрен һәм якыннарын инфекциядән саклар.
«Ә кемдер үз чирләгәннән соң аңлый. Ковид бөтен кешегә дә җитешәчәк, беркемне дә аямаячак. Бу эпидемия кагыйдәсе башкача булмый. Иң төп мәсьәлә - популяциянең иммун статусын вакытында формалаштыру", - дип билгеләп үтте ул.
Үзебезнең вакциналар нидән ясалган?
Россиядә вакциналар өч төрле ысул белән ясалган.
"Үрчүгә сәләте булмаган аденовирус алына, ул организмга керә, без аны үзебезчә кичерәбез, бөтен кеше дә да көзен аденовирус белән авырый, берничә көн борыннан ага, һәм алга таба барысы да әйбәтләнә. Үтеп керерлек сәләткә ия булган шундый вирус алына, аңа ковид аксымы беркетелә һәм организмга кертелә», – дип аңлатты табиб Вектор технологиясе тәэсирен.
Организмга вакцина эләккәч, аксымлы аденовирус күзәнәккә утыра, ул аксым участокларын таный һәм коронавируска каршы тәнчекләр тудыра.
Вакцинаның икенче дозасы белән башка аденовирус кертелә, әмма шул ук аксым белән. Бу доза әлеге аксымның көчәюенә китерә. Киләчәктә бу антитәнчек организмның коронавирус белән бәйләнешен таный һәм кешене вирустан яклый ала.
«Ягъни бк вектор технологияләрдән коронавирус йогышы белән авырып булмый", - дип өстәде ул.
Вектор технологиясе буенча «Спутник V» җитештерелә. Ә "ЭпиВакКорона" ны пептидлар ярдәмендә җитештерәләр.
"Анда пептидлардан дөрес күчерүче формалаша. Ковидка охшаш, ясалма эшкәртелгән аксым организмга аксым белән керә һәм аңа шундый ук репликация килә», – дип өстәде ул.
Ә илебездәге өченче вакцина - "КовиВак" - коронавирусның үзеннән җитештерелә, ул үрчи алмый.
"КовиВак" организмга керә һәм аны антитәнчекләр таныйлар һәм аңа антитәнчекләр формалаштыралар", – дип билгеләп үтте доктор.
Рафаэль Шәвәлиев вакциналанган авырулар авырса да, авыруны бик җиңел кичерәләр, дип сөйләде.
Табиб билгеләп үткәнчә, нинди вакцина яхшырак? Алар барысы да төрле. "Спутник V" инде үзенең нәтиҗәлелеген исбатлады. "Ковивак" хәзер Татарстанда махсус медицина күрсәткечләре булган кешеләргә ясаталар.
Баш табиб ассызыклаганча,вакциналар коронавирусның яңа штаммнарына каршы һичшиксез нәтиҗәле.
Вакциналаудан соң, организм үзенчәлекләре аркасында, кайбер очракларда антитәнчекләр җитәрлек күләмдә эшләнми, мондый очраклар сирәк була. Әйтик, баш табиб үз ата-аналарына ике тапкыр прививка ясаткан инде.
Ә прививка ярдәмендә барлыкка киләчәк антитәнчекләрнең алай ук нәтиҗәле һәм нык булмаячак дип куркырга кирәкми - бу дөрес түгел, алар аерылмый. Әгәр сез коронавирус белән чирләгән һәм ул расланган икән, привика ясатудан тыелып торырга мөмкин, әмма табигый юл белән барлыкка килгән антитәнчекләр бетеп организм иммун яклаучысыз калуына юл куймау мөһим
Хроник авырулар - вакциналау өчен күрсәтмә
Күпләр, озакка сузылган авыруларга сылтап, коронавирустан прививка ясатудан курка.
"Киресенчә, әгәр сездә нинди дә булса башка патология булса - табибка тизрәк килергә һәм вакциналауга рөхсәт алырга кирәк», – диде РКХ баш табибы.
Антителалар тәмамлана икән, авыручыларга да прививка ясарга кирәк. Әмма аларның организмда булуы - каршылык түгел. Клиниканың баш табибы үзе дә антитәнчекләр аз санда булганда привика ясаткан.
«Минем фикеремчә, сезнең тирә-яктагы кешеләргә, сезнең өчен кем кадерле - барысын да ышандырырга кирәк. Бу бик мөһим. Чынлык шундый ки, ковид һәрвакыт янәшәдә», - дип билгеләп үтте спикер.
Моннан тыш, табиб вакциналар яман шеш китереп чыгарырга мөмкин дигән мифны таратты. Сүз уңаеннан, белгечлеге буенча Рафаэль Шәвәлиев – онколог.
Ә аллергикларга үзен дәвалаучы табибыннан консультация алырга кирәк, кирәк булганда, Татарстанның алдынгы аллергологлары белән район табиблары консилиумын оештырырга кирәк.
Әгәр кеше инсультка юлыкса, тагын табиб киңәше кирәк, әгәр авыру авыр нәтиҗәләргә китерә икән, башта тернәкләнергә, аннары вакциналау турында уйланырга кирәк.
Вирустан саклану теләге булган татарстанлыларның аутоиммун авыруы – системалы кызамык белән бәйле очраклары шунда ук республика комиссиясенә чыгарыла, иммунитетның активлыгын тикшерә, фараз ясыйлар. Рафаэль Шәвәлиев бүгенге көндә вакциналау белән бер генә авыруга гына сабыр итәргә тәкъдим иттеләр, чөнки аның авыруның актив стадиясе бара иде, дип сөйләде. Авыруы ремиссиядә булган чирләүчеләргә каршылык юк.
Төп бурыч-күмәк иммунитет формалаштыру
Табиб халыкның 30%ына вакцина ясау нәтиҗәле түгел, ә менә ике тапкыр күбрәк булганда вирустан яклау өчен гарантия бирә алачагын аңлатты.
"Кеше үзенеңң эпидемиядән саклану процессының бер өлеше булуын аңларга тиеш. Без монда хәзер барыбыз да ничек мөмкин кадәр тизрәк популяцион иммунитет формалаштырыру өстендә эшләргә тиеш. Без, ким дигәндә, 60% дип сөйләшәбез, гомумән, 90% кирәк», – дип ассызыклады баш табиб.
Рафаэль Шәвәлиев вакцинация – Covid-кагыйдәләрдән баш тарту өчен сәбәп түгел, дип өстәде. Шулай ук битлек кияргә, үзен вирустан сакларга кирәк. Чөнки хәтта икенче дозадан соң да антитәнчекләр организмны саклау өчен кирәкле санда эшләү өчен вакыт узарга тиеш. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләрнең иммун системасы яшьләр белән чагыштырганда начаррак эшли, аларга антителалар ясау өчен күбрәк вакыт кирәк булырга мөмкин.
Табиблар коронавирусның бетүе турында хыяллана
Рафаэль Шәвәлиев Татарстан халкы вакцинациянең кирәклеген никадәр тизрәк аңлый, республикада гомерләрне югалтулар шулкадәр азрак булыр, дип ышана.
«Безнең хыял бер - тизрәк ковид буенча ябылу. Миңа инде "кызыл" зонадан коллегаларым язалар, анда катлаулы вәзгыять, аларның һәркайсының бу процессны тизрәк тәмамларга хыялланалар», – дип сөйләде РКХ баш табибы.
Ул ассызыклаганча, медиклар өчен Cоvid-19 бик авыр, шәфкать туташлары,табиблар һәм санитаркалар Corvid-госпитальләрдә бик катлаулы шартларда эшлиләр.
Хәзер Татарстанда авырулар саны артса, хастаханәләр тагын узган ел булган эш режимына күчәчәк. Шәвәлиев сүзләренә караганда, РКХ моны эшләргә әзер, резервлар бар.
Алар көн саен Интернетта чираттагы фейкка ышанган яки авыр вакциналь нәтиҗәләр турында сөйләгән танышын тыңлаган татарстанлыларның тормышларын коткара. Табиблар көн саен хастаханә ятагында вакытны кире кайтарып прививка ясату һәм чирләмәү өчен барысын да бирергә әзер кешеләр белән очраша.
Тулырак: ТИ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев