Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Covid-19 коронавирусыннан вакциналау бөтен теләгән кешегә үткәрелә

Вакцинациналауны бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә узу мөһим.

Татарстанда Covid-19 коронавирусына каршы вакцинация бөтен теләгән кешегә ясала. Республикага «Спутник V» (Гам-Ковид-Вак) вакцинасы кайтарылды. Ул Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Н.Ф.Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге тарафыннан ясалган, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Вакцинаның нәтиҗәлелеге 91,4 процентны тәшкил итә, шулай ук ул авыр формалардан һәм үлем очракларыннан кисәтеп, 100 процент нәтиҗә бирә, дип бәяли белгечләр.

Әлеге вакцинаны 21 көн аерма белән ике тапкыр кадыйлар. Иммунитет ике елга формалаша дип фаразлана.

Коронавируска каршы торырга ярдәм итүче вакцинацияне бигрәк тә өлкән яшьтәгеләргә һәм хроник авырулары булган кешеләргә үтү мөһим. Вакцина составында Covid-19 барлыкка китерә торган коронавирус юк, шуңа күрә прививка ясатканнан гына чирләп китү куркынычы янамый.

Вакцинация бушлай һәм кешенең үз теләге белән үткәрелә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация прививка Спутник V