Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эчендә ике ай үле бала йөрткән...

Хатын берничә тапкыр табибларга мөрәҗәгать иткән булган.

Уфада әни булырга җыенган хатын ике айга якын эчендә үлгән бала йөрткән. Бу вакыйга турында "Ике канат" күпбалалы гаиләләргә ярдәм фонды сөйләде.

Фонд хезмәткәрләре сүзләренчә, фаҗигагә бер атна кала булачак әни ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.

Интернет челтәрендә бастырылган видеода билгеләнгәнчә, хатын 15 октябрьдә икенче скринингта баланың үлгән булуы турында сөйли. Ул вакытта йөклелекнең 23нче атнасы булган. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, бала 14 атнада үлгән булган.

"12 атнада мин беренче скринингка бардым. Минем балам исән иде. Бернинди патология дә булмады. Барысы да яхшы иде", - дип сөйли өченчегә әни булырга җыенган хатын.

Беренче скринингтан соң хатынның кан басымы югары булган. Биленең авыртуына, һушын югалтуына зарланган булган ул. Ул үзенең табибларына һәм акушер-гинекологына ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән булган.

3 октябрьдә хатынның хәле начарлана. Аны дәваханәгә 170/120 кан басымы белән алып китәләр. Ләкин аны кабул итми, өйгә озаталар. 4 октябрьдә ул хатын-кызлар консультациясе килә. Анда ул үзен начар хис итүен әйтә. Әмма аны, баланың йөрәк тибеше бар дип, яңадан өенә озатканнар. Ә кан басымыннан дару язганнар.

16 октябрьдә Никаны дәваханәгә алып китәләр. Хатынга, хәбәр ителгәнчә, бала тудыруны стимуллаштыру өчен дару биргәннәр. Бала табучының бүгенге хәле турында хәбәр юк.

Әлегә Сәламәтлек саклау министрлыгы бу хәлгә ачыклык кертмәде, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru
Автор:Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән