Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Эссе сукмасын өчен нишләргә?

Эсселекне бигрәк тә балалар, өлкәннәр, йөрәк-кан тамырлары, тын юллары авыруларыннан интегүчеләр авыр кичерә.

Кояш кыздырганда, көн челләсендә – 11дән 15 сәгатькә кадәр урамда йөрмәскә, көн дәвамында су эчеп торырга, кич йоклар алдыннан салкынча душ керергә киңәш итә ул. Аның әйтүенчә, бу көннәрдә әби-бабайларның  бакчаларда кояш кыздырганда эшләмәве хәерле. Урамда йөгерергә яраткан кешеләргә дә моны иртәнге яки кичке сәгатьләрдә башкарырга кирәк.

Эссе сугудан бигрәк тә кечкенә сабыйларны сакларга кирәк. Балалар республика клиник хастаханәсе табиб-педиатры Мария Петрова фикеренчә, коляскада утырган бәләкәч белән кызу көннәрдә 20 минуттан да озаграк йөрергә ярамый. Кояш сукканлыктан, бала хәлсезләнгән икән, аны күләгәле урынга яткыралар, су эчертәләр, киемнәрен салдырып, тәнен сулы чүпрәк белән җиңелчә ышкыйлар. Бүлмәгә алып кереп, эшләп торучы кондиционер астына яткыру шулай ук зыянлы, салкын тию ихтимал.

 

Эссе көннәрдә сусауны ничек басарга?

  • Кайнаган җылы су эчәргә.
  • Минераль су эчүнең дә файдасы бар. Тир белән организм бик күп калий, магний һәм башка микроэлементлар югалта. Минераль су шуны тулыландыра.
  • Бөтнек, мелисса һәм башка үләннәр төнәтелгән чәйләр, татлы булмаган җиләк-җимеш ширбәтләре, морслар да хушландыра.

Чыганак

Лилия Гарифуллина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев