Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гинцбург: «Спутник V» вакцинасы тәэсире гомерлек булачак дигән өмет бар

Белгечләр хәтер күзәнәкләренең барлыкка килү-килмәвен ачыклау өчен тикшеренүләр үткәрә.

«Спутник V» вакцинасы иммунитет ныклыгын озак вакытка булдырырмы, дигән сорау күпләрне борчый. Моңа Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург препаратның гамәлдә булу тәэсире чикләнмәгән булыр, дигән ышанычлы җавап бирде.

«Вакцина тәэсире бер-ике елга түгел, ә гомерлеккә гамәлдә булыр дигән өметем бар. Вакцинаны ике тапкыр алгансың икән, биш, ун ел, аннан да озаграк яшә», — дип китерә Гинцбург сүзләрен «Интерфакс».

erid: 2VtzqwTSgT9

Үзәк җитәкчесе хәзер махсус тикшеренү үткәрелүен, аның кысаларында антитәнчекләр дәрәҗәсе кимегән кешеләргә, антитәнчекләрнең яңадан барлыкка килү вакытын тикшерү өчен кабат прививка ясауларын искәртте. Әгәр андый кешеләрдә ул 2-4 тәүлектә яңадан барлыкка килә икән, димәк, аларның хәтер күзәнәкләре бар һәм беренче вакцинациядән соң организмда иммун җавап сакланып калган дигән сүз.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцина Спутник V

erid: 2VtzqwTSgT9