Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гөлнара Шәйхиева: “Ана бәхете балада”

"Ана бәхете балада", дип юкка гына әйтелмәгәндер. Әни булу бик җаваплы һәм тынгысыз эш. Һәрбер хатын-кыз нарасыеның сау-сәламәт булуын тели. Сабыен кулга алуга, әни кешене борчу биләп ала: "Ничек баламны сау-сәламәт итеп үстерергә, монын өчен нәрсә эшләргә, кайдан, нинди медицина ярдәме алып була?".

Бүгенге көндә районыбызда балаларга 8 балалар табибы хезмәт күрсәтә, шуларның икесе Чепья һәм Яңгул зонасында эшли. Бала тудыру йортыннан чыгуга сабыйлар аларның күзәтү астына эләгә. Монын өчен әти-әни туу турында таныклык һәм полис белән хастаханәгә килеп теркәлергә тиеш. 2015 елның ноябрь аеннан туу таныклыгы бала тудыру бүлегеннән үк бирелә башлады. Бу әниләргә эшне күпмедер җиңеләйтү ярдәменнән эшләнде.

Бала авырган очракта, профилактик күзәтү үтәргә, прививкалар ясатырга кирәк булганда әти - әниләр иң беренче үзенең участок педиатрына мөрәҗәгәт итәргә тиеш. Ашыгыч медицина кирәк булмаганда һәм балага 3 яшь тулып киткән булса, участок педиатрына 3 көнгә кадәр 2-54-49 (балалар консультациясе), 2-52-11 (регистратура) һәм интернет аша дәүләт хезмәтләре порталы (uslugi.tatarstan.ru) аркылы чиратка язылырга мөмкин.

Авыруны алдан кисәтү өчен балага профилактик тикшерү үтү дә кирәк. Бала 1 айда ( педиатр, окулист, травматолог, хирург, невропатолог, корсак куышлыгы һәм оча-бот буыны УЗИы), 3 айда (педиатр, невропотолог, кан һәм сидек анализы), 6 айда ( педиатр, невропотолог), 9 айда ( хирург, стоматолог), 12 айда ( окулист, хирург, педиатр, ЛОР, стоматолог, кан һәм сидек анализы, ЭКГ) үзәк хастаханә поликлиникасында профилактик тикшеренү үтәргә тиеш. Бу профосмотр һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә үткәрелә. Тикшерүләрдән соң педиатр көндәлек режим, шәхси гигиена таләпләрен үтәү, чыныгу, саф һавада йөрү, баланы дөрес тукландыру, физик мөмкинлекләрен үстерү тәртибе белән таныштыра. Ә иң моһиме балага вакцина ясау вакытын билгели.

Илебездә кисәтү прививкалары илкүләм календарь буенча ясала. 12 төр чир: туберкулез, коклюш, полиомиелит , столбняк, дифтерия, кызылча, кызамык, вируслы гепатит, эпидемик паротит, грипп, гемофиль һәм пневмококка каршы вакцинация ясала. Әмма шуны искәртеп узарга кирәк, прививкалар ясату, бала тулысынча сәламәт булмаса яки ниндидер хроник авырулар белән чирләсә кичектерелеп торыла. Шуны истә тотарга кирәк, прививка ясалмаган бала, үзенә һәм башка балаларга да иярергә мөмкин булган потенциаль инфекция учагы булып тора.
Татарстан Республикасынын Министрлар Кабинеты карары буенча, 3 яшькә кадәр булган балаларны сөт катнашмалары ( смесь) һәм сөт ризыклары белән тәэмин итүне медицина хезмәткәрләренә йөкләде.

Сөт ризыклары I категория белән яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә һәм II категория белән хроник авырулары булган, гемоглобиннары түбән һәм авырлыклары җитмәгән балаларга бирелә.

Кайбер яшь әниләр, бирелгән сөт катнашмалары (смесь) тулысынча күкрәк сөтен алыштыра ала дип уйлыйлар.Күкрәк сөте - һәр балага да туры килә торган алыштыргысыз ризык. Ул баланың иммунитетын ныгыта, баш мие формалашуына тәэсир итә. Күкрәк сөте имгәндә баланын бит мускуллары хәрәкәтләнә, ныгый, бу тешләрнең дөрес чыгуына ярдәм итә. Әлеге фактлардан тыш, күкрәк сөте лейкемия, ашказаны-эчәк авыруларын, астма, диабет авырулары килеп чыгу куркынычын киметә. Күкрәк сөте бала өчен генә түгел, ана өчен дә файдалы. Имезгән хатын-кызларда күкрәктә була торган яман-шеш авыруы кимрәк теркәлә. Күкрәк тәрбиясе ана белән бала арасын рухи якынайта. Димәк, әле ул җан азыгы да.

Сау-сәламәт әни белән әтидән генә таза бала туа. Шуңа да әти-әниләр үз сәламәтлекләрен дә кайгыртсыннар иде.

Гөлнара Шәйхиева,
Районның баш педиатры.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250