Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Грипп якынлаша

Грипп - вирус китереп чыгара торган йогышлы авыру. Ул вирус инфекциясенең бер төре.

Гриппның төп билгеләре булып югары тән температурасы, туңу, калтырану (озноб), кискен хәлсезлек, баш авырту, мускул һәм буыннар авыртуы тора. Грипп нәрсә белән куркыныч?

Ул бик авыр формада узарга һәм куркыныч катлауланулар (осложнение) китереп чыгарырга мөмкин. Эпидемия вакытында аеруча үпкәдә булган катлауланулардан үлү очраклары ешая (вируслы пневмониядән). Шулай ук тын юлларында килеп чыга торган синусит, гайморит, колакта була торган отит, йөрәк - кан тамырлары системасында килеп чыга торган миокардит, перикардит, нерв системасында булучы менингит, менингоэнцефалит, энцефалит авырулары аеруча куркыныч.

Гриппка каршы тору өчен организмны чыныктырырга, дөрес тукланырга, актив хәрәкәтләнергә, иммунитетны ныгытырга кирәк. Ә иң нәтиҗәле грипптан саклану чарасы - прививка ясату. Прививка нәтиҗәсендә организмда грипп вирусына каршы торучы антитәнчекләр (антитела) барлыкка килә, иммунитет ныгый. Авырган очракта да авыру кискен катлаулануларсыз, җиңелрәк формада уза. Гриппка каршы иммунитет прививка ясатканнан соң ике атна эчендә формалаша. Хезмәткәрләре прививка ясаткан коллективларда авыру йоткыручылар саны 60 - 75 % кими, авыру җиңелрәк һәм тиз уза.

Прививка ясату иң беренче чиратта 6 айдан зуррак мәктәпкәчә яшьтәге һәм укучы балаларга, студентларга, 60 яшьтән өлкән кешеләргә, хроник авырулары булганнарга, йөкле хатыннарга (II - III триместрда), халыкка хезмәт күрсәтү, транспорт, уку йортлары, мәктәп, медицина, хәрби һәм полиция хезмәткәрләренә ясалырга тиеш.

Шулай ук алдагы елларда грипп белән авырган, аны авыр кичергән грипптан соң катлауланулар кичергән кешеләр өчен прививка ясату аеруча әһәмиятле. Хроник йөрәк- кан тамырлары системасы авырулары, тын юллары һәм үпкә чирләре, хроник бөер авырулары, матдәләр алмашы бозылу һәм шикәр чире белән интегүчеләргә, гормональ препаратлар кулланып дәваланучыларга да прививка ясату бик мөһим. Аларда авыруга каршы тора алучанлык (иммунитет) көчсезләнгән була, алар грипп белән ешрак авырыйлар, аларда авыру шактый катлаулы уза.

Узган грипп сезонында еш кабатлана торган катлаулы вируслы пневмония очраклары бик күп булды. Балтач үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегенә дә вируслы пневмония белән авыр хәлдә шактый авырулар керде. Анализлап карагач, аларның берсе дә прививка ясатмаган булуы ачыкланды. Аларны сәламәтләндерү өчен берничә төрле антивирус препаратлары һәм башка күп төрле кыйммәтле дәвалау ысуллары кулланырга туры килде.

Хөрмәтле райондашлар! Балтач үзәк район хастаханәсенә гриппка каршы вакцина кайтты. Прививка ясату өчен авылларда фельдшерларга, район үзәгендә участок табибларына мөрәҗәгать итегез! Үз сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк! Прививкаларны вакытында ясатыйк!
Район үзәк хастаханәсе.
Фото: aif.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250