Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Гриппка каршы вакцинация ясатыр чак җитте

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы мәгьлүматларына караганда, 200 татарстанлы гриппка каршы вакцина кадаткан.

Прививканы яшәү урыны буенча поликлиникада ясатыррга мөмкин.

6 сентябрьдән Татарстанда гриппка каршы вакцинация башланды. Якынча 200 татарстанлы прививка ясаткан инде. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының иммунопрофилактика буенча белгече Дмитрий Лопушов хәбәр итте.

Республика халкына яшәү урыны буенча поликлиникада прививка ясатырга мөмкин булуын искә төшерделәр.

Коронавируска каршы вакцина ясату да дәвам итә. Россия президенты Владимир Путин да бу юнәлештә аңлату эшләрен активлаштырырга дип белдергән иде.

 

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: грипп прививка