Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Яңалык: мәҗбүри медицина иминияте полисын яңарту

Дәүләт хезмәтләрендә электрон мәҗбүри медицина иминияте полисын рәсмиләштерү мөмкинлеге барлыкка килде.

Дәүләт хезмәтләрендә өлкәннәр өчен дә, бала өчен дә мәҗбүри медицина иминиятенең электрон полисын рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хезмәт ярдәмендә пластик яки кәгазь полис вариантын үзегез белән йөртмәскә дә була. Электрон документны хәзер телефон экранында күрсәтергә мөмкин. Табибка онлайн-язылганда яки поликлиникага беркетелгәндә, полис турындагы мәгълүматлар шәхси кабинеттан автомат рәвештә чыгачак.

Электрон полис алу өчен Дәүләт хезмәтләрендә расланган хисап язмасы булырга тиеш. Шәхси кабинетта полис номеры күрсәтелгән булса, документ циффрлы рәвештә автомат рәвештә йөкләнәчәк. Полис булмаган очракта, электрон полисны рәсмиләштерүгә гариза бирергә мөмкин. Аны бер эш көне эчендә әзерлиләр. Полисны рәсмиләштерү өчен туу турындагы таныклык та кирәк булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: полис