Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Язын иң файдалы җимешләрне беләсезме?

Организмга кирәкле витаминнар бу җимешләрдә аеруча саклана.

Табиб – диетолог-нутрициолог, "Гемотест" лабораториясе эксперты Антон Брыкин сүзләренчә, язны иң файдалы җимешләрнең берсе — алма.
"Алма — аскорбин кислотасы, калий, кремний, кобальт, молибден, бакыр һәм хромның кыйммәтле чыганагы булып тора. Бу җимеш баш мие эшчәнлегенә файдалы йогынты ясый, холестерин дәрәҗәсен төшерә, иммунитетны ныгыта. Алма шулай ук үт куыгында ташлар барлыкка килүдән саклый, әмма бу күбрәк пешкән җимешкә кагыла", — ди ул.

Әфлисун да бик файдалы, дип белдерә табиб. Анда эчәклек эшчәнлеген яхшырта, кәефне күтәрә һәм авырудан соң иммунитетны ныгыта торган С, В витаминнары, җепселләр күп. Өстәвенә, яңа сыгылган әфлисун суты аппетитны уятачак, атеросклероз белән көрәштә ярдәм итәчәк һәм токсиннарны чыгарачак.

Тагын бер файдалы җимеш — авокадо. Анда K, E һәм B9 витаминнары, шулай ук калий, фолий һәм аскорбин кислотасы күп. Табиб сүзләренчә, бу җимеш йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметәчәк, ашказаны эшчәнлеген яхшыртачак, күзләр өчен файдалы, остеопорозны кисәтергә ярдәм итәчәк, шулай ук сөякләрне һәм буыннарны ныгытачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев