Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Иммунитетны ныгыту өчен??

Яз җитүгә безнең организм да хәлсезләнә, витаминнар җитешми башлый. ????Өстәвенә, төрле вируслар яный. Авыруларга каршы тору, иммунитетны ныгыту өчен үзебезнең бакчада үскән яшелчәләр ярдәмгә килә. ???

Хәлсезлектән, авинамитоздан котылу өчен кишер һәм чөгендер ярдәм итә. Аларны чи килеш кулланырга кирәк. Бер-ике кишер һәм кызыл чөгендерне яхшылап юабыз һәм кабыгын әрчибез. Иттарткыч яисә вак кыргыч аша үткәреп, болгатабыз. Зәйтүн (көнбагыш, җитен һ. б.) мае кушканда, уылдык сыман бу салат бигрәк тә тәмләнә. Салатны көненә бер яисә берничә тапкыр атна-ун көн дәвамында ким дигәндә 2-3 аш кашыгы ашасагыз, көч өстәлгәнен үзегез дә сизәрсез. Салатны пыяла савытта суыткычта сакларга мөмкин. ?

Бу ике яшелчә витаминнарга һәм микроэлементларга гаять бай.??? Кишердә В, С, Д, Е, К витаминнары бар, күзләр өчен файдалы А витамины аеруча күп. Кальций, селен, цинк, магний, фосфор матдәләре дә бар. ?

Чөгендердә исә шикәр, аксым, май, клетчатка, органик кислоталар, минераль тозлар (магний, кальций, калий, тимер, йод һ. б.), С, В, В2, Р, РР витаминнары, фолий кислотасы бар. Тимер, кобальт тозлары булганлыктан, азканлылыктан да файдалы. Халык медицинасында кан басымын төшерү өчен яртылаш бал белән кушылган чөгендер суты эчәләр. ?

Әлбәттә, салатны чамадан тыш ашау да кирәкми. Гастрит, ашказаны, бөер авырулары, шикәр чире, кан басымы түбән булганда чама белән генә куллану киңәш ителә, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңәшләшү мөһим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык медицинасы витаминнар