Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Иң мөһиме сәламәтлек», ди алар үзләре дә

Яңа табиблардан кемнәр кайта?

Район мәдәният үзәгендә Медицина хезмәткәрләре көненә багышлап уздырылган бәйрәмгә үзәк хастаханәдә, Кариле, Яңгул, Чепья табиблар амбулаторияләрендә һәм авыл җирлекләренең фельд-шерлык-акушерлык пунктларында хезмәт куючы медицина хезмәткәрләреннән һәм ветераннардан тыш, мәгариф учреждениеләрендә эшләүче шәфкать туташлары, районыбыз җирлегендәге шәхси медицина үзәкләре хезмәткәрләре дә чакырулы иде.

 


Кай җирең авырса, шул җирең яман. Мәгълүматның ташып торган заманында яшәп, үзбелдеклеләнеп дәваланырга тырышсак та, барыбер дә табиблар ярдәменә, белеменә, кулларының савабына мохтаҗбыз, соңгы өмет-ышаныч барыбер аларда.

 

Белем, тәҗрибә белән белән беррәттән күңел җылысын да кушып дәвалаучы ак халатлы шәфкать ияләребез күп. Бүгенге чор — табиблар алдына зур бурычлар куйды, пандемия, махсус операция — аларны нәкъ тә хирургның үткен эш коралы өммәтендә сынады. Иң җитди һөнәрләрнең берсе булган табиб һөнәрен сайлау, иң җаваплы саналган шәфкать туташы булу — җиңелләрдән түгел. Башкарган эшеңә телдән генә түгел, хисаплата да җавап бирәсе хәзер. Кеше гомерен озайту, үлем очракларын киметү өстендә эшләү гаять тә зур җаваплылык, фидакарьлек сорый торган эш ул. Район үзәк хастаханәсе — районда иң зур коллектив тупланган учреждение. Биредә 420дән артык медицина өлкәсендә эшләүче һөнәр ияләре хезмәт күрсәтә, шуның 58е табиб, 220гә якыны урта медицина хезмәткәре. Барысы да көчле шәхесләр, тырыш медицина хезмәткәрләре, уңган кешеләр. Быелгы масштаб-лы бәйрәмнәренә дә башкарган зур эшләребез, киләчәккә нык-лы бурычларыбыз бар, дип, горур адымнар белән килделәр. Шуның берсе — «Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында хастаханәнең беренче каты — элек бала тудыру бүлекчәсе урнашкан өлешенең тулаем үзгәртелеп, балалар консультациясе һәм гинекология бүлегенә әверелүе. Бүлекчә яшь пациентларны һәм хатын-кызларны кабул итәргә тулаем әзер, бәйрәм көнне ишекләрен тантаналы төстә ачты. Биредә табибка күренергә килгән пациентлар өчен махсус ял почмагы да булдырылган. Төзекләндерү эшләрен «Водстрой» ширкәте башкарган, җәмгысе 20 миллион сумга төшкән.

 


Район сәламәтлек өлкәсенең материаль-техник халәте канәгатьләнерлек дип саналса да, районның баш табибы белдергәнчә, әле алда тирәлекне матурлау, авыллардагы ФАПлар буенча да зур бурычлар тора. Дәүләтебез куйган бурычларны хастанә җитәкчелеге һәрчак наять итеп үтәп бара.

 

Рәсәй күләмендә быел игълан ителгән, аеруча да мөһимлеге белән аерылып торган гаилә елын да күтәренке рухта билгели алар — «ныклы гаилә — ныклы дәүләт, җәмгыятьнең иң кирәкле бер күзәнәге», дип, бәйрәм көнне сәхнәгә күпбалалы әниләрне дәшеп тә бүләкләделәр. Табиб-невролог Лилия Сабирҗанова тормыш иптәше белән 5 балага гомер, төпле тәрбия биреп, матур гомер кичерәләр. 2022 елда Лилия Хәкимуловна «Ана даны» медаленә лаек булды. Хастаханәнең алыштыргысыз техник белгече Илһам Камалетдинов гаиләсендә дә 5 бала үсә. Табиб-эндоскопист Наил Зарипов та 4 бала әтисе, онык-ларына сөекле дәү әти дә әле. Табиб-хирурглар Сәйдәхмәд Гаипназаров һәм Актилек Ырысбаевлар гаиләләрендә дә дүртәр бала үсеп килә. Чепья табиблык амбулаториясенең участок табибы-педиатр Константин Смагин да тормыш иптәше Елена Анатольевна белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Табибка кадәрге кабинет фельдшеры Гөлия Шиһапова, клиник-диагностика лабораториясенең фельдшер-лаборанты Зөһрә Закирҗанова, Куныр фельд-шер-акушерлык пункты мөдире Айгөл Сафиуллина, анестезист-шәфкать туташы Ләйсән Габдрахманова, стерильләштерү кабинеты шәфкать туташы Сәрия Әхмәдуллина, терапия бүлегенең җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы Наталья Александрова һәм ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлеге шоферы Айрат Хаҗиевлар да үз гаиләләрендә дүртәр бала тәрбияләүче күпбалалы хезмәттәшләре. Әлеге хезмәткәрләр ишле гаилә булуның авырлыгын күрми, яраткан хезмәтләренә дә, якыннарына да вакытны бүлә белә.
Районның сәламәтлек өлкәсен бар яктан да кайгыртып, җитәкчелек белән уртак тел табып, Татарстаныбыз Рәисенә һәм дә районыбыз башлыгына сәламәтлек өлкәсен кайгыртудагы рәхимлелекләре өчен чиксез рәхмәтләрен ирештереп эшләүче баш табиб Газинур Дәүлиевның медицина өлкәсендә куйган күпьеллык, намуслы хезмәте Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт Хаты белән бәяләнде. Күптән түгел мөхтәрәм табиб Татарстан Республикасы Рәисе Указы нигезендә, халык сәламәтлеген саклау эшенә аерым өлеш кертүе һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнгән иде. Ихлас котлау сүзләре белән бәйрәмне ачып җибәргән районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин медицина хезмәткәрләренә ихлас хөрмәтен белдереп, сез безнең таянычыбыз, ышанычыбыз, дип, изге теләкләрен ирештерде һәм күп еллар намуслы, нәтиҗәле хезмәтләре һәм халык сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүләрен бәяләп, хирургия бүлегенең анестезиолог-реаниматологы Владислав Трофимовка, невролог Лилия Сабирҗановага, Көек фельдшер-акушерлык пункты мөдире Алсу Гәрәевага Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау таныклыкларын тапшырды.

(Дәвамы «Хезмәт» район газетасының үткән җомга санында).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һөнәри бәйрәм