Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

«Инсульт вакытында елмаеп булмый»

Инсульт билгеләрен кешедә күрәсез икән, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга йә аны хастаханәгә илтергә кирәк

— Инсультны алдан белеп булмый. Ул кисәк була. Аның сәбәпләре: беренчедән, югары кан басымы. Кан басымы 130 га 80 нән артса, югары санала. Икенчедән, аз хәрәкәтләнү. Хәзер кеше көнкүреш эшләрен дә бик башкармый бит. Керне, савыт-сабаны машина юа, идәнне робот суырткыч чистарта. Өченче сәбәп — симерү. Шулай ук борчылу, стресс, начар гадәтләр, нәселдәнлек тә инсультка китерергә мөмкин, ди төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ) дәвалау физкультурасы буенча табиб, медицина фәннәре кандидаты, «Зәңгәр тасма»-«Синяя лента» фондының башкаручы директоры Гүзәл СТАРОСТИНА.

Инсультның билгеләре нинди? Кеше елмая алмый, бит кыегая, сөйләм аңлашылмый, хәрәкәт югала, кул-аяклар берни сизми, паралич суккан кебек була.

Инсульт билгеләрен кешедә күрәсез икән, «Ашыгыч ярдәм» чакыртырга йә аны хастаханәгә илтергә кирәк. Медицина хезмәткәре килгәнче, авыруның башын 30 градуска күтәртеп яткырырга, киемен чишәргә, бүлмәне җилләтергә була. Дару, хәтта су да бирергә ярамый. Чөнки кеше дару белән тыгылып, үпкәсе ялкынсынуы бар, дип яза «Ирек мәйданы».

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: инсульт