Йөрәк- кан тамырлары авырулары үлемгә китерә
Кардиолог Гөлшат Рашит кызы Шәфигуллина
Йөрәк-кан тамырлары авырулары үлем-китемгә китергән чирләр арасында беренче урында тора. Сәбәбе нидә? Сорауларга Балтач үзәк хастаханәсенең табибә - кардиологы Гөлшат Рашит кызы Шәфигуллина җавап бирә:
— Безнең республикада гына түгел, бөтен дөньясында шул хәл. Бу аңлашыла да. Бүген тормышыбызда әлеге төркемгә кергән чирләрне китереп чыгарган сәбәпләр бик күп. Әйтик, хәзер арабызда югары кан басымыннан интеккән, тәмәке тарткан, исерткеч эчемлекләр белән мавыккан кешеләр күп. Стресслы тормышта яшәвебез, тозлы ризыклар ашарга яратуыбыз да харап итә. Тәлинкәдәге ризыгың артык тозлы булмаса да, ысланган казылык, ярымфабрикат ризыклар аша көнлек тоз күләме шактый артып китә. Бүген ил күләмендә һәр өч кешенең берсе артык авырлыктан интегә. Өстәвенә ковид чорында илдә яшәүчеләрнең уртача авырлыгы тагын 1,5–2 килограммга арткан. Бу, үз чиратында, шулай ук йөрәк-кан тамыры авырулары килеп чыгу ихтималын бермә-бер арттыра.
— Гөлшат Рашитовна, күп вакыт табибка килеп терәлгәч кенә барабыз. Вакытында өлгерү өчен нәрсәгә игътибар итәсе?
— Инфаркт вакытында күкрәк турысы кыскан, нәрсәдер басып торган яки яндырган кебек авырта башлый. Ниндидер эш башкарганда бу авырту көчәя, эшләп туктагач, ул да бетә яки авырту кими төшә. Йөрәк авыртканда сул як җилкә, теш казанлыгының сул ягы, сул кул, эч тә борчый. Йөрәк авыртуның билгеләре башка чирләрнекенә нык охшаш. Шуңа күрә кеше еш кына үзендә гастрит яки остеохондроз башланган дип уйлый. Шул рәвешле төп гаепнең йөрәктә икәнен ачыклаганчы шактый вакыт әрәм була. Инфаркт вакытында кешенең йөрәк тибеше үзгәрергә, башы әйләнергә, ул хәтта аңсызланып егылырга да мөмкин. Шуңа күрә алда телгә алынган билгеләрнең берсе генә күзәтелсә дә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Юкса безгә кайчак чире инде шактый азарга өлгергән кешеләрне алып киләләр. Кемдер йөрәк борчыганга игътибар итмәгән, кемдер атна буе авыртуга түзеп йөргән... Кызганыч, андый чакта кеше сәламәтлеген саклап калу да кыенлаша.
— Соңгы арада бик күп чирләр яшәрә. Элегрәк картлык чире саналган күп кенә авырулар хәзер 20–30 яшьлекләр арасында да очрый. Йөрәк авырулары да яшәрәме?
Соңгы берничә елда гына йөрәк авырулары яшәрде дип әйтә алмыйм. Гомумән, 18–30 яшьлекләр арасында күзәтелгән йөрәк чирләре, гадәттә, нәселдән күчкән була. Моны чир яшәрү дип атап булмый. Шулай да хатын-кызлар арасында инфаркт очраклары артуын күрәбез. Ник дигәндә, хатын-кызны бу чирдән җенси гормоннары саклый. Шуңа күрә, кагыйдә буларак, күрем күргән хатын-кызда инфаркт булырга тиеш түгел. Әмма соңгы арада әлеге чир климакс чорына кермәгән хатын-кызлар арасында да еш очрый башлады. Ник дигәндә, бүген гүзәл затларның күбесе теге яки бу чирдән көчле гормональ дарулар эчәргә мәҗбүр. Артык авырлык та мондый куркынычны арттыра. Соңгы арада инфаркт кына түгел, сулыш юлларының кан тамырлары тыгылу очраклары да бик нык артты. Бу, иң беренче чиратта, теге яки бу чирдән соң озаграк яшәүчеләр саны артуга бәйле. Коронавирус та үз өлешен кертте.
— Сез дә, башка табиблар да кисәтә, киңәшләр бирә. Мәгълүмат җитәрлек. Ә кешенең үз сәламәтлегенә мөнәсәбәте үзгәрәме?
Бик нык үзгәрде. Ун ел элек кешегә гади генә киңәшләрне үтәргә — холестиринны, кан басымын контрольдә тотарга кирәклеген, фәлән дару эчәргә кирәклеген аңлату бик авыр иде. Соңгы арада дөрес туклану, спорт белән шөгыльләнүне гадәткә кертүчеләр күбәйде. Диспансеризация дә кешене үз сәламәтлегенә кул селтәмәскә өйрәтте. Авыл кешесе дә бер көнгә булса да хуҗалык, бакча эшләрен онытып торырга өйрәнде.
— Хуҗалык эшләре дигәннән, бакча чорында, җәйге эссе көннәрдә йөрәк авырулы кешеләргә киңәшләрегезне дә биреп китсәгез иде.
— Бакчада эшләгәндә, җәйге челләдә йөрәк авырулы кешеләргә генә түгел, һәркемгә сак булырга кирәк. Һава температурасы кисәк үзгәргән көннәрдә хроник авырулар да баш калкыта. Шуңа күрә кояш аеруча нык кыздырган сәгатьләрдә бакчага бөтенләй чыкмавың хәерле. Ашыгыч эшләрне исә иртән яки кояш сүрелгәч — кичке якта башкарырга кирәк. Көн дәвамында 2 литр чиста су эчәргә дә онытмагыз. Ләкин йөрәк авыруларыннан интеккән кешеләргә суны күп эчәргә ярамый. Аларга бакчада иелеп эшләү дә зыянлы.
— Соңгы арада бик күп кенә авыруларны, шул исәптән йөрәк чирләрен дә халык медицинасы, БАДлар ярдәмендә дәвалаучылар, белеме булмаган килеш киңәш бирүчеләр артты.
Медицинада кулланылган барлык дәвалау алымнары, дарулар җитди өйрәнелгән, фәнни нигезләнгән. Үзлегеңнән ясалган ниндидер төнәтмәләр исә яхшылап өйрәнелмәгән. Аларны эчкән очракта да табиб язган дәвалау курсына өстәмә рәвештә генә кулланырга кирәк. Кайсыдыр табиб сезгә фәлән БАД эчәргә куша икән, аннан качу ягын карагыз. Гомумән, яшәү рәвешен үзгәртмичә, начар гадәтләрдән арынмыйча гына дарулар, ниндидер башка чаралар ярдәмендә генә чирдән арынырга маташу дөрес түгел.
— Бүген без даими рәвештә стресс кичереп яшәргә мәҗбүр. Мондый шартларда үзеңне ничек сакларга?
Күңел төшенкелегенә бирелгән, стресс кичергән кешегә иң элек игътибарны күңеленә рәхәтлек бирә торган әйберләргә юнәлтергә киңәш итәбез. Йөрәк турында онытырга ярамый. Начар хәбәрләрне дә азрак тыңларга, күзәтергә кирәк. Андый чакта китап уку, җырлау, чәчәкләр үстерү, кино карау да файдалы. Кеше авырлыкны үзлегеннән җиңә алмаса, махсус белгечкә мөрәҗәгать итә ала. Без дә киеренке шартларда эшләргә мәҗбүр бит. Шәхсән үзем андый чакларда якын кешеләрем белән күбрәк аралашырга тырышам. Иң мөһиме, үзеңне тыңларга, күңел сораган әйберләргә дә вакыт табарга кирәк.
Сәламәтлегегезне саклагыз, исән-сау яшәгез, хөрмәтле райондашлар!
Чыганак: https://vk.com/crbbalta4
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев