Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

ИПР кемнәргә бирелә?

ИПР программасына кагылышлы кайбер сорауларга җаваплар.

Һәр кеше дә бу якты дөньяга бәхетле яшәү өчен туа. Әмма һәркемнең дә язмышы бер төрле түгел. Арабызда язмыш тарафыннан кыерсытылып, мөмкинлекләре чикләнгән, инвалид коляскасына утыручы яисә теге яки бу яктан авыру кешеләр дә бар. Алар арасында балаларның да булуы аеруча зур борчу тудыра. Авыру һәм мөмкинлекләре чикле кешеләр үзләренең бөтен хокукларын да тулысынча беләме? Шул уңайдан ИПР программасына кагылышлы язмамны сезгә тәкъдим итәсем килә.

Мөмкинлекләре чикләнгән һәм авыру кешеләрнең группага чыгуы федераль норматив документлар нигезендә эшләнә. Теге яки бу авыруы булган кеше иң беренче гомумпрактика табибларына мөрәҗәгать итә һәм тиеш дип табылган башка табибларга да күренеп дәвалана, тикшеренә. Бөтен дәвалау ысулларын үткәч, хезмәткә яраклы булып калмаганда, дәвалау учреждениесенең табиблар комиссиясе тарафыннан федераль норматив документлар (форма №088 - у 06) нигезендә медикосоциаль экспертизага (МСЭ) җибәрелә.

Инвалид статусына ия булу елдан-ел катлаулана, чөнки дәүләт тарафыннан бик күп авырулар өчен кыйммәтле югары технологик медицина ярдәме күрсәтү буенча программалар эшләнде. Алар нигезендә авыруларга гомерләрен һәм сәламәтлекләрен саклап калып, яшәү сыйфатын яхшырту өчен зур эшләр эшләнде. Хәзерге вакытта МСЭ органнары тарафыннан сәламәтлекләрен югалту дәрәҗәсе процентларда исәпләнә һәм шуңа карап I төркем - 2 елга, II, III төркемнәр берәр елга билгеләнә.

Группага билгеләнгән кешеләргә шәхси реабилитация программалары (ИПР) тутырыла. Әгәр граждан эш урынында һәлакәт булып, сәламәтлегенә шунда зыян килгән булса, аңа ПРП, ягъни шәхси производствада сәламәтлегенә зыян салынган реабилитация программасы билгеләнә. 2008 елга кадәр бу программалар теләгән кешегә генә бирелә иде, ә аннан соң бөтен инвалидларга да ИПР группа бирелгән вакытта гына билгеләнә башлады.

ИПР МСЭ органнарында һәрбер авыруга карата, һәрбер авыруның тарихын һәм үзенчәлекле якларын исәпкә алып тутырыла. Шул ук ИПР, ПРП документында реабилитация өчен техник средстволар (ТСР) дигән бүлек бар. Һәрбер авыру очрагы өчен ул аерым була. Мәсәлән, урын өстендә ятучыларда төзәлмәс тән җәрәхәтләре (пролежни) булганда матраслар, пеленкалар, бәвелен өлешчә һәм бөтенләй тота алмаганда памперс һәм башка җайланмалар бирелә. Йөри алмаучыларга коляска, урындык-коляска, йөрткеч (ходунки), санузел җайланмалы креслолар, култык таяклары да бирелә. Гомумән, ТСРның ассортименты бик күп. Һәрбер авыру гражданин инвалид статусы гомерлеккә билгеләнгәч тә, үз участок табибында, ягъни гомумпрактика табибында диспансер исәптә була. Табибка күренергә килгәндә һәрбер инвалид кеше паспорт һәм полисыннан тыш, ИПР документын да алып килергә тиеш. Инвалидка шифаханәдә дәвалану, реабилитация үзәкләренә, югары технологияле медицина үзәкләренә барырга юллама кирәк булса да, чират белән гарантияле бушлай буын алыштыру кебек операцияләр ясалырга тиеш булса да ИПР кирәк.

Вакыт үтү белән авыруы катлауланып, кискенләшкән очракта, яңа техник реабилитация кулланмалары - коляска, ортезлар, памперс, пеленка һәм башка кулланмалар өчен яңа ИПР алырга кирәк була. Аның өчен иң беренче чиратта вакытны озакка сузмыйча, участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр инвалид үзе йөри алмаса, участок табибы коллегиаль рәвештә күчмә табиблар комиссиясе оештыра. Үзе йөри торган инвалидлар ИПРны яңартыр өчен шушы комиссия юлламасы нигезендә форма №088 - у 06 документын тутыра. Бу юллама ел саен тутырылган кебек бөтен авыру тарихы һәм стационар, амбулатор дәва алган документлар, төгәл тикшеренү аппаратлары язмалары белән бергә әзерләнә. Исемсез электрон талон инвалидның СНИЛС документы номерына төгәл көн-сәгать белән бирелә. Шул талон нигезендә инвалид Казан шәһәренең М. Гафури 71 я Поперечно-Базарный 74 адресы буенча МСЭ органнарына бара. Инвалид үзе йөри алмый, вакыт үтү белән авыруы көчәйгән булса, (урын өстендә ятса) ИПР алыр өчен аның туганы я социаль яклау органнарындагы караучысы йөри. Авыруы көчәеп, хәле авыраеп бүтән авырулары да барлыкка килсә, МСЭга юллама иң авыр, катлаулы, организмга күбрәк зыян китерә торган диагноз белән тутырыла.

ИПРны үзгәртү планлы һәм күләмле эш. Шуңа күрә туганнарыгыз олы яшьтә йөри алмас дәрәҗәдә булса һәм соңгы вакытта урын өстенә калып үзен-үзе карый-йөртә алмаса, группаны да үзгәртер өчен, ИПР да алыр өчен кичекмәстән участок табибыгызга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Күп инвалидларга ТСРдан памперс, бәвел җыю капчыклары, коляскалар кирәк була. Матрас, памперс һәм пеленкаларны бәвелен өлешчә һәм бөтенләй тота алмаган инвалидларга, авыр җәрәхәтләр белән булган урын өстендә ятканнарга, төзәлмәс тән җәрәхәтләре (пролежни) барлыкка килгәндә бирәләр. Бу ТСР җайланмалар невролог, психиатр, уролог, хирург-онколог тарафыннан бирелә ала. Шуңа күрә берәр кешенең, мәсәлән, күз авырулары буенча инвалид статусында икән, әгәр аның хәзерге авыруы көчлерәк булмаса, ИПРга дигән форма №088 - у 06 юлламасы беренче урында офтальмолог тарафыннан тутырыла. III төркем статусындагы инвалидларга памперслар федераль норматив документлар буенча каралмаган. Шуңа күрә күп очракта андый авыруларга хәле авыр булу сәбәпле I төркем статусы билгеләнә. Андый инвалидларны я өйләренә МСЭ экспертлары килеп карый, я авыруның үзеннән башка инвалид статусы билгеләнә.

2016 елның 1 декабренә районда 4226 инвалид исәпләнә, шуның 439ы I төркем, 2204е - II, 1416сы III төркем һәм 164е инвалид балалар.

Роза Нотфуллина,
клиник-экспертиза эшләре буенча
баш табиб урынбасары.
Фото: protravmy.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250