Кан басымы күтәрелсә...
Кан басымы күтәрелгәндә, яшел чәйнең файдасы тия.
Кан басымы югары булганда, әлеге ун ризыкка өстенлек бирегез.
1. Майсыз эремчек йөрәкне ныгыта, кан тамырларын киңәйтә, кальций, магний, калий чыганагы. Көн саен 100 г эремчек ашарга тырышыгыз.
2. Кызыл баллы борыч С витаминына бай, ул гипертониядән интегүчеләргә бик файдалы. Ике баллы борыч С витаминына булган тәүлеклек ихтыяҗны канәгатьләндерә.
3. Сөләйман балыгы — омега-3 май кислотасы чыганагы, кан басымын төшерергә булыша.
4. Гипертониклар иртәне солы боткасыннан башласын. Солы селенга бай, анда клетчатка күп.
5. Кабак орлыгы — цинк чыганагы, инфаркттан саклый.
6. Какао кан тамырларын ныгыта. Атнага ике чынаяк эчү җитә.
7. Сөттә кальций, магний күп, ул гипертоникларның хәлен яхшырта. Аллергия юк, эчәклек кабул итә икән, көнгә ике стакан сөт эчәргә була.
8. Шоколад йөрәк мускулларын ныгыта, анда кан басымын төшерә торган антиоксидантлар бар.
9. Миндальдә холестеринны төшерә торган майлар, магний, Е витамины бар.
10. Кан басымы күтәрелгәндә, яшел чәйнең файдасы тия. Анда холестерин төеннәрен тарката торган антиоксидантлар бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев