Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Карарыңны үзгәртсәң, 1 октябрьгә кадәр гариза бир

Ташламалы дарулар белән тәэмин ителүгә хокукы булган райондашларыбыз өчен социаль пакетны акчалата яки дарулата алу мәсьәләсен хәл итү өчен санаулы көннәр генә калып бара.

Социаль җыелмадан баш тартып, аны акчалата да алырга була. Бу очракта, Пенсия Фондына мөрәҗәгать итеп тору кирәк түгел, акча киләчәктә дә шулай түләнәчәк. Ә инде киләсе елның 1 гыйнварыннан бу хезмәттән социаль җыелма рәвешендә файдаланырга теләүчеләргә 1 октябрьгә кадәр Пенсия фондына гариза бирергә кирәк.

Акчалата алуны отышлырак күргән затларга, авыртулары көчәеп, бик кыйммәтле дарулар кирәк була калса да, 1 октябрьдән соң гаризаларны инде үзгәртеп язып булмаячак.

Исегезгә төшерәбез: социаль җыелмага бушлай дарулар, шифаханәләргә юллама алу, шәһәрара тимер юл транспортында йөрү мөмкинлеге керә.

Әмма күпләр бүгенге көн белән генә яши. "Акчасы даруга җитә бит", дип соцпакеттан баш тарта. Авыру теләсә кайсы вакытта көчәеп китеп, тагын да кыйммәтрәк дәвалану таләп ителергә мөмкин. Шунысын истән чыгармаска кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250