Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Карбыз белән кавын турында барысын да беләсезме?

Сезонында аларны ашап калырга кирәк.

Алар сәламәтлек өчен файдалы. Организмны шлаклардан һәм токсиннардан чистарталар.
Кавында серотонин (бәхет гормоны) бүленеп чыгуга ярдәм итүче матдә бар. Шуңа да аны ашагач кәеф күтәрелә. Ул шулай ук иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын яхшырта, баш мие тарт-масы эшчәнлеген арттыра, хроник ялкынсынулы авыруларга каршы көрәшә. Җимештә тимер күп. Төше цинкка бай. Ирлек көчен арттырырга теләгәндә кавынның кипкән төшен изеп, көнгә 3 тапкыр 1әр чәй кашыгы кабул итәләр.
Карбызда исә ашкайнату процессын җайга салучы клетчатка, җиңел эшкәртелә торган углеводлар, С, В1, В3, РР витаминнары, магний, калий, тимер, марганец, никель бар. Кар-бызны бөер авырулары вакытында бәвел кудыручы чара буларак кулланырга киңәш итәләр. Кабыгы баш өянәгеннән котылырга булыша. Аның өчен юеш ягын чигәгә куеп 20-30 минут тоталар.
Карбыз яки кавын белән агуланганда ашыгыч ярдәм килгәнче ашказанын чистарту шарт. Аның өчен күп итеп со¬далы су эчәләр һәм тел төбенә басып косалар. Шуннан соң мәтрүшкә, бөтнек яки арыслан койрыгы үләне салынган чәй эчәләр. Дөге яки солы төнәтмәсе кулланырга да мөмкин. 3 көн бернәрсә дә ашамаска, ә сохари белән генә тук¬ланырга киңәш ителә.
 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев