Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Казан фаҗигасендә яраланган балаларның хәлләре ничек?

Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында зыян күргән 12 яшьлек кызны Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгардылар.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кызның хәле канәгатьләнерлек. Республика балалар клиник хастаханәсе стационарында 12 бала дәвалануын дәвам итә, аларның хәле тотрыклы дип бәяләнә, тискәре динамика күзәтелми.

175нче мәктәптәге атыш вакытында зыян күргән өч баланы Республика балалар клиник хастаханәсеннән чыгарулары турында агентлык элегрәк хәбәр иткән иде. Аларның икесе өйдә дәвалануын дәвам итәчәк, берсе яшәү урыны буенча табиблар күзәтүендә булачак. 

Чыганак: "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев