Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Көндез йокымсырап йөрүнең сәбәбен аңлатканнар

Табиб көндез йокымсырап йөрүне, ә төнлә, киресенчә, йокысызлыктан интегүне бавыр эшчәнлегендәге кимчелекләр белән аңлатырга мөмкин булуын әйткән.

Табиб-хирург, гепатолог, медицина фәннәре кандидаты Дмитрий Монахов “Пятый канал” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә көндез йокымсырап йөрүне, ә төнлә, киресенчә, йокысызлыктан интегүне бавыр эшчәнлегендәге кимчелекләр белән аңлатырга мөмкин булуын әйткән.

“Хәлсезлек, алҗыганлык, көндез йокымсырап йөрү, төнлә исә күзләргә йокы кермәү бавырда ниндидер чирләрнең баш калкытуы турында сөйләргә мөмкин”, – дигән табиб. Ул шулай ук тән тиресенә һәм күз агына саргылт төс йөгерүнең, укшыту, уң як кабырга астында авырту пәйда булуның да бавырда кимчелекләр барлыгын күрсәтүен әйткән.

Монахов бу органның сәламәтлеге өчен Урта диңгез диетасын тотарга, Омега-3 маен (балыкта күп) күбрәк кулланырга, шулай ук физик эш яки күнегүләр белән шөгыльләнергә киңәш иткән.

Ватаным Тататарстан

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йокысызлык