Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Коронавирус инфекциясе яман шешне юк итә?

Бар кешелекне хәвефкә салган, бихисап гомерләр өзелүгә сәбәпче булган коронавирус инфекциясенең бик яхшы бер ягы бар икән бит!

Яман шеш дигән үлемечле диагноз куелган берничә кеше, нәкъ менә ковид йоктырып савыканнан соң, организмындагы рак күзәнәкләренең бөтенләй югалуын белеп таң калган, сәламәт тормышка кайткан.

Мондый гаҗәеп хәлләр төрле илләрдә күзәтелгән, тик алар әлегә сирәк, ди табиблар. Мисал өчен, рактан җәфаланучы 61 яшьлек ир-егет коронавирус белән бик нык авырып дәваханәгә эләгә, озак вакыт анда ята. Ә менә ковидтан савыккач, аны тикшерсәләр, организмындагы яман шешнең эзсез югалуын күреп, белгечләр таң кала.

20 яшьлек егеткә Ходжкин лимфомасы дигән диагноз (яман шешнең бер төре) куелган була. Ул COVID-19ны йоктырып аяктан егыла. Чирнең авыр төре эләгә аңа. Бәхеткә каршы, организмы мәкерле вирусны җиңә. Ә бераздан егет үзенең яман шештән дә котылуын белә.

Ковид үткәргәннән соң, лимфа системасы яман шеше югалу очраклары да теркәлгән.

Безнең ил вирусологлары аңлатуынча, кайбер вируслар яман шеш күзәнәкләрен дә зарарлау һәм арытаба юк итү сәләтенә ия. Бу юнәлештә элегрәк хәтта махсус тикшеренүләр үткәрелгән булган. Димәк, коронавирус та шундый көчле вируслардан, ди галимнәр.

Тик белгечләр кисәтүенчә, яман шеш белән авыручыларга махсус рәвештә ковид йоктыру ярамый, чөнки могҗизалы савыгулар саны аз, ә менә рактан җәфаланучыларның иммунитеты какшаган организмын бу мәкерле вирус үлемгә китерү очраклары еш, дип яза Кызыл таң.

Барысы да Аллаһ ихтыярында икәнлеген онытмыйк!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Миләүшә Латыйпова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш ковид-19