Коронавирус вакытында Коръән ашлары уздырырга ярыймы?
Әмма яңа коронавирус эпидемиясе таралу аркасында Коръән ашлары җыю ярыймы икән? Шундый сорау белән Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.
Дөнья булгач, үлем-китем булып тора. Туганнарны, дусларны, күршеләрне чакырып, имамнан, абыстайдан Коръән укытып, мәрхүмнәребезне искә аласы, рухлары тыныч, шат булса иде, дип дога кылдырасы, өчесен, җидесен, кырыгын, елын үткәрәсе килә.
Әмма яңа коронавирус эпидемиясе таралу аркасында Коръән ашлары җыю ярыймы икән? Шундый сорау белән Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыевка мөрәҗәгать иттек.
– Табигый, халыкның аш үткәрәсе килә инде. Ишеткәнсездер: хакимиятләребезнең егермедән артык кеше җыелмаска дигән тәкъдим-күрсәтмәсе бар. Димәк, үткәрәсең икән, чакырылучылар егермедән артмаска тиеш. Билгеле, әлеге егерме кеше арасында да вирус эләктергән кеше булуы ихтимал. Шулай дип шикләнәсең икән, ашка бармыйсың инде. Бердән, күп җыймаска, икенчедән, зарур булмаган чараларны үткәрмәскә кирәк. Уздырмасам, кеше нәрсә әйтер икән дип борчылу, гомумән, урынсыз. Мондый мәҗлесләрне уздыру мәҗбүри түгел. Дөньяның фани-вакытлы, ахирәтнең мәңгелек икәнлеген искә төшерә торган, бездә киң таралган бик күркәм гадәт бу. Тик аны беркайчан да фарыз дәрәҗәсенә күтәргәнебез юк, Инде бик теләсәң, бу хәвефле көннәрдә бик аз кеше, якын туганнарыңны җыеп кына үткәрүең мәслихәт, – дип җавап бирде ул безгә.
Рәшит Минһаҗ
Фото: баш мөхәррир
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев