Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Ковидны да, яман шешне дә берьюлы дәвалап була

Организм ике чирне дә җиңә ала, ди галимнәр.

COVID-19 белән авырган онкологияле кешеләрдә яман шеш күзәнәкләре үләргә мөмкин. Бу хакта табиб-онколог Евгений Черемушкин һәм табиб аллерголог-иммунолог Владимир Болибок белдерде.

"Теләсә кайсы йогышлы авыру, шул исәптән коронавирус, иммун системасы активлашуга һәм яман шешнең юк ителүенә китерергә мөмкин", — дип аңлатты Болибок. Табиб, коронавирус мондый нәтиҗәләр бирәме-юкмы икәнлеген тикшеренүләр статистикасы күрсәтәчәк, дип өстәде.

Аның белән табиб-онколог Евгений Черемушкин да килешә. «Яман шешне дәвалаганда иммунитетны стимуллаштыруның төрле алымнарын кулланабыз. Коронавирусны дәвалаганда иммун активлыгының үсеше яман шеш күзәнәкләренең бер өлешен юк итәргә мөмкин», — дип ассызыклады ул. Хәзерге вакытта мондый экспериментлар үткәрелә, иммунитетны стимуллаштыру өчен вируслар шеш тукымасына кертелә. Әмма болар барысы да әлегә өйрәнү стадиясендә. Онкологлар экспериментларның нәтиҗәләрен якындагы 3-5 елда гына бәяли алачак, дип ачыклык кертте галим.

Элегрәк Британиянең Daily Mail басмасы COVID-19 белән зарарланганнан соң онкопациентларның яман шештән терелүенең берничә очрагы турында сөйләде. Дәвалаучы табиб Сара Чаллонер сүзләренә караганда, иммун система бүлеп чыгара башлаган Т-күзәнәкләр яман шеш күзәнәкләрен дә юк итә башлаган.

 

Фото: РИА Новости.

Автор: Идрис Саитгалеев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яман шеш коронавирус ковид-19