Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Күз авыртканда укроп булыша

Сәламәт булыгыз!

— Укроп күңел болганганда булыша.

— Шикәр чире белән авыручы кешеләргә дә бик файдалы ул. Ник дигәндә, шикәр чире үзәк нерв системасын, йөрәк, бөер, бавыр, күз, аякны зарарлый.

— Күз авыртканда, салфетканы укроп төнәтмәсендә чылатып, шуның белән 20 минутка күзләргегезне каплагыз. Моны 20 көн дәвамында кабатларга кирәк. Төнәтмә болай ясала: 1 аш кашыгы орлыкка 1 стакан кайнап чыккан су коеп, 30 минут төнәтеп сөзегез.

— Укроп төнәтмәсе эчү бала имезүче әниләрнең сөтен арттырырга булыша.

— Укроп ярдәмендә бәвел тотмауны да 1 атнада дәваларга була. Кичтән 1 аш кашыгы укроп орлыгына 1 стакан су кайнатып салыгыз да җылы урында (термос булса, яхшырак) төне буе төнәтегез. Иртән ач карынга эчегез, дип яза  Ватаным Татарстан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: күз