Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Кышкы сезонда нәрсә ашаганыңа да игътибарлы бул

Кыш көне тән тиресе корылана, кайвакыт ярыла да башлый, бигрәк тә кул тиресе. Бактың исә кышкы сезонда нәрсә ашаганыңа да игътибарлы булырга кирәк икән.

Аларның составында тән тиресен ныгыта, сыгылмалы итә торган матдәләр булырга тиеш.

Сәламәт тире өчен аксым, А, C, Е, В витаминнары омега-3 һәм омега-6 майлы кислоталары булу шарт. Күп итеп сыеклык эчәргә кирәк. Иң хшысы – гади су эчү.

Каротинга бай иң популяр продукт – кишер. А витаминыннан кала аңарда антиоксидантлар бар. Алар тирене ирекле радикаллардан, һава шартларыннан саклый, чәч торышын яхшырта.

Рационыгызда тәрәч балыгы (треска) бавыры, башка диңгез продуктлары һәм майлы балык булсын. Тәрәч балыгы файдалы майлы кислоталарга һәм Д витаминына бик бай. Алар башка матдәләрне үзләштерергә ярдәм итә, иммунитетка тәэсире зур. А витамины исә тән тиресе, тырнаклар сәламәтлеге өчен мөһим.

Авокадода Е витамины күп. Ул тән тиресен картаюдан салый. Аның составындагы олеин кислотасы тән тиресен дымлы тота, бит тирсендәге ялкынсынуларны киметә.

Брокколида тән тиресен картаюдан саклый торган антиоксидантлар бар.

erid: 2Vtzqv1AZW9

Продуктлардан кала салкын сезонда һава дымландыргыч кулланырга киңәш итә, чөнки үзәкләшкән җылыту системасы һаваны корылата.

Битегез һәм тәнегезгә майлы кремнар сылагыз. Бик кайнар су белән юынмагыз.

Каһвә эчмәскә тырышыгыз. Ул да организмны сусызландыра.

 

Фото: pixabay.com

Тулырак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: файдалы киңәшләр

erid: 2Vtzqv1AZW9