Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мәҗбүри битлек режимы кертелде

Грипп һәм ОРВИ белән авыручылар арту сәбәпле, чикләүләр кертелде.

Татарстанда, ОРВИ һәм грипп йоктыручылар саны бик нык күбәю сәбәпле, кайбер чикләүләр керателгән. Бу хакта “Татар-информ” Роспотребнадзор идарәсе мәгълүматларына таянып яза.

Республикада кискен респиратор авырулар һәм грипп белән чирләүчеләр саны эпидемия баскычыннан 82 проценттан арткан. Грипп йоктыруның 198 очрагы теркәлгән, шуның 92%ы дуңгыз гриппына туры килә.
“15 декабрьдән Татарстан Республикасы территориясендә, грипп һәм ОРВИ йоктыруны киметү максатыннан, Татарстан Баш санитар табибы карары нигезендә, чикләү чаралары кертелә”, – дип аңлатылган ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Карар нигезендә, сырхауларның хәлен белешергә килүчеләрне хастаханәләргә кертмәячәкләр (авыр хәлдәге якыннарын караучылардан тыш) , шулай ук тәүлек әйләнәсе эшләүче социаль һәм мәгариф учреждениеләргә кертмәячәкләр.

Барлык медицина оешмаларына мәҗбүри битлек режимы кертелә. Шулай ук тәүлек әйләнәсе эшләүче учреждениеләрнең персоналы да битлектән йөрергә тиеш.
Хастаханәләрдә, приютлар һәм мәктәпләрдә (тәүлек әйләнәсе эшли торган) балалар һәм олыларның тән температурасын көненә ике тапкыр үлчәргә кирәк булачак.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев