Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мәтрүшкәле чәй зыянлымы?

Дару үләне итеп файдаланган үсемлектән сак та булырга кирәк икән.

Мәтрүшкәле чәйне кем генә яратмый икән? Аның сихәтле үлән булуын әби-бабаларыбыз бик яхшы белгән. Әле дә ул халык медицинасында еш кулланыла. Зәңгәр мәтрүшкәнең составында (барлык өлешләрендә дә) аскорбин кислотасы һәм дуплау материаллары булганга, аны нерв авыруларына каршы кулланалар.

Бер аш кашыгы коры үләнгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга кирәк. Аннан тагы 10-15 минут сүрән утта тоталар. Соңыннан суытып сөзеп куела.

Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә дә эчәргә була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй калагы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкә бик файдалы.

Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салып, каплап куярга кирәк. Ләкин мәтрүшкә зыянлы да булырга мөмкин. Аның төнәтмәләрен йөклелек вакытында бөтенләй эчәргә ярамый. Шулай ук мәтрүшкәле чәйләрне ирләргә озак куллану киңәш ителми, чөнки ул потенциягә начар йогынты ясый.

Табиб киңәшеннән башка үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнергә ярамый.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/M-tr-shk-le-ch-y-ziyanlimi-572322/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев