Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Мәктәпкә баручы балага прививка ясату кирәкме?

Бу уңайдан “Роспотребнадзор” киңәшләр бирә.

“Роспотребнадзор” баласы беренче сыйныфка баручы әти-әниләргә уку елы башланыр алдыннан прививка ясатырга кирәклеге турында искә төшерә. Ведомство сайтында укучылар өчен тәкъдим ителгән прививкалар исемлеге белән танышырга мөмкин.

“Беренче сыйныфка килгәч, балалар яңа, гадәти булмаган мохиткә эләгә, югары интеллектуаль һәм эмоциональ йөкләнешкә дучар була, стресс кичерә һәм адаптациянең катлаулы чорын уза, болар барысы да иммунитетны какшата”, — дип белдерә белгечләр.

Табиблар ачыклавынча, бу вакытта балаларның йогышлы авырулар йоктыру куркынычы аеруча зур, ә вакцинация һәм ревакцинация баланы инфекциядән сакларга, дәресләрне калдырмаска, бума ютәл чире йоктыру куркынычын киметергә ярдәм итә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, мәктәпкә укырга керер алдыннан һәм мәктәп елларында туберкулез, пневмококк һәм b тибындагы гемофиль инфекцияләре, полиомиелит, бума ютәл, столбняк, дифтерия, эпидемия паротиты, кызамык һәм грипптан прививкалар ясатырга киңәш ителә, дип яза Кызыл таң.

Фото: kiziltan.rbsmi.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прививка