Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

“Наз” эшмәкәрләрне җыйды (фото)

"Наз" тернәкләнү бүлекчәсендә районыбызның хәйриячеләре белән очрашу булып узды.

Әлеге чараның лаеклы кунаклары: шәхси эшмәкәр Рамил Шәйхиев, Илсур Камалов, "Борнак" җәмгыяте җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов, "Труд" җәмгыяте җитәкчесе Рашит Һадыев, Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин, хәйриячеләрдән: "Кызыл юл" җәмгыяте җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, "Татарстан" җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин, "Смәел" җәмгыяте җитәкчесе Илһам Шакиров, "Агрохимсервис" җәмгыяте җитәкчесе Наил Гыйләҗев, Рамил Фәйзуллин һәм Радик Закиров матди ярдәме нәтиҗәсендә язгы бакча эшләре башкарылды, территория чистартылды, тернәкләнүчеләргә велосипедта йөрергә мөмкинлек туды.

Башта хәйриячеләр өчен бүлекчә буйлап экскурсия оештырылды: һәр хезмәткәр үзе башкарган эше буенча яңа тернәкләнү ысулларын аңлатты. Катнашучылар яңалыкларны тыңлагач, үз фикер-тәкъдимнәрен өстәделәр. Аннан соң социаль яклау житәкчесе Алсу Гатиятуллина һәм "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү директоры Гөлнара Әхмәдиева белән түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Алар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен күрсәтелгән матди ярдәм итүче директорларга, шәхси эшмәкәрләргә рәхмәтләрен җиткерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250