Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Әнисенең даруларны бутавы аркасында 7 айлык сабый үлгән

Әлеге фаҗигале хәл Башкортостанда булган. Республика Тикшерү комитетының Дуван районара бүлеге 43 яшьлек хатын-кызга карата РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсе 1 нче бүлеге буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү) җинаять эше кузгаткан.

Тикшерү фаразлары буенча, әни антибиотикны новокаин урынына лидокаин эремәсенә куша һәм баласына укол ясый. Табиб күрсәтмәләрен бозып, укол ясалу аркасында хәле начарланган 2015 елгы кыз баланы тиз арада хастаханәгә китерсәләр дә, гомерен коткарып кала алмыйлар. Кыз баланың хәле хастаханәгә китерелгәндә үк бик авыр була шул. Медицина экспертизасы баланың лидокаинның агулы тәэсире аркасында үлүен ачыклый.

Тикшерү эше дәвам итә, дип яза матбугат хезмәте.
Фото: https://news.mail.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250