Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сәламәтлек

Путин вакцинациналауны пандемиядән чыгу юлы дип атады

Татарстанда Covidтан массакүләм прививкалар 2021 елда башланачак

Ил халкын күпләп вакцинацияләү пандемиядән чыгу өчен төп юлларның берсе булып тора, дип ассызыклады Владимир Путин.

«Мин моны эшләргә кирәк дип саныйм. Безнең вирусологлар гына түгел, аларның хезмәттәшләре дә шул ук хәлне сөйли. Пандемия белән бәйле барлык мәсьәләләрне хәл итүнең бик аз юлларының берсе - массакүләм вакцинация», - дип белдерде Дәүләт Башлыгы.

Татарстанда кешеләрне массакүләм вакциналаштыру стартына актив әзерлек бара инде. ТР да беренче булып коронавирустан «Спутник V» белән вакциналауны медицина хезмәткәрләренә үткәрделәр. Вакцинацияне сырхауханәләрдәге мобиль бригадалар ярдәмендә эш урыны буенча оештырдылар.

Татарстанлыларның төп массасына кадәр бу процесс киләсе елда ук килеп җитәчәк.

«Ел башыннан күпләп вакцинация ясау мөмкин булачак. < ... > Бу мәсьәләләр барысы да эшләнә, һәм тиешле документларны имзалагач, вакциналау башланачак», — дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә дарулар соңгы сынаулар уза.

Тулырак: sntat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: вакцинация ковид-19